Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Камская новь” һәм “Кама ягы”ннан файдалы тәкъдим

Татарстанда 16 майдан 2019 елның икенче яртысына газетага язылу ункөнлеге старт алды. Ул 26 майга кадәр дәвам итә. Шушы ун көн эчендә безнең газетага язылу бәясе сизелерлек кимеде.

“Россия почтасы” китергәндә район газетасы бәясе 609 сум 79 тиен тәшкил итә. (Азык-төлек бәясе белән чагыштырып карагыз. Сез бу суммага ничә ай яши аласыз? Ә менә газета сезнең өйгә алты ай буена килеп торачак!).

Альтернатив язылу бәясе дә кимеде. Бары 430 сумга сез ярты ел “Кама ягы”нда яңалыклар, белдерүләр, район кешеләре турында хикәяләр укыячаксыз.

Әгәр сез Лаешта эшләсәгез һәм сезнең предприятиедә 10 кеше альтернатив язылырга теләсә, редакция газетаны сезнең эш урынына китерүне оештыра.

Сез үзегез, үз туганнарыгызны, күршеләрегезне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, кайчандыр сезнең предприятиедә хезмәт иткән пенсионерларны да альтернатив яздыра аласыз.

Исегездә тотыгыз: “Камская новь” һәм “Кама ягы”нда сайтта урнаштырылган материаллар басылмый.

Лаешта 20дән артык газетаны альтернатив илтү пункты бар. Лаешлыларның күбесе газетага шулай язылуны сайлады.

Әгәр сезнең балагыз бакчага йөри икән, үз төркемегездәге әти-әниләр белән берләшеп газетаны альтернатив бу бакчада алырга була. Бала алырга киләсез – һәм “Кама ягы” аласыз. Уңайлы бит! Мөһиме, “Россия почтасы” китергәндәгедән күпкә арзан да.

Район газетасына язылырга ашыгыгыз һәм акчаларыгызны янга калдырырсыз. Сорауларыгыз булса 8(84378)2-58-39 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Реклама хокукында. 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X