Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кече Елгада вакциналаштыру планы 200%ка диярлек үтәлгән

​​​​​​​Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Рәсим Хисамов мәдәният йортына җыелган кешеләрне узган елдагы эшләргә йомгак белән таныштырды.

Җыенда Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Җирлек башлыгы монда яшәүчеләрнең халык иҗаты эшләре һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштырды. Мәктәп балалары җыйган авиамодельне очыртып карадылар.

 

Күп санлы тамашачылар җирле артистлар чыгышын алкышларга күмделәр. Мини-концертны ”Каурый” хореография коллективы чыгышы ачты. Кечкенә спектакль авыл халкына уңай тәэсирләр бүләк итте, ә ялгыз чыгышлар башкару осталыгы белән таң калдырдылар.

Мәдәни программа тәмамлангач Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Рәсим Хисамов 2021 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар турында бәян итте.

Җирлектә яшәүчеләргә Кече Елга һәм Шуран фельдшерлык-акушерлык пунктларында медицина ярдәме күрсәтелә. Тәҗрибәле ике хезмәткәр халыкка вакцина ясау буенча зур эш башкарганнар. Алар фельдшерлары авыру сәбәпле, күрше авыллардагы кешеләрне дә, дача хуҗаларын да, җирлек кунакларын да кабул иткәннәр. Шулай итеп, пландагы 860 кеше урынына 1437 кешегә прививка ясаганнар.

Җирлек җирләрендә “Чистополье” холодинг компаниясе филиалы булган “Лаеш” ЧҖҖ  һәм ике фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Шамил Зарипов КФХы нигездә терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә, ә Гафур Зарипов КФХы бөртекле ашлык, күпьеллык  үлән һәм баллы үсемлекләр чәчә, кошлар һәм атлар асрый, үгезләр үстерә. 14 үзмәшгуль теркәлгән, шуларның өчесе узган елда 75 мең сум күләмендә грант алган.

Җирлектә яшәүчеләр теләге белән 2017 елдан башлап үзара салым акчаларына суүткәргеч челтәр алыштырыла, чөнки аларның тузуы 50% тәшкил иткән. 2021 елда Кече Елгада 1080 метр суүткәргеч торба салынган, ике кое һәм ике гидрант урнаштырганнар. Бу эшне 2022 елда да дәвам итәргә карар иткәннәр.

Шуранда отчет чорда юлларга ямау ремонты ясалган. Быел авылда  үзара салым акчаларына суүткәргеч системаны үзгәртергә һәм суэтем башня урнаштырырга ниятлиләр. Полянкада да су торбаларын алыштырырга һәм урамнарга колонкалар куярга телиләр.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү федераль программасы буенча Шуранда яңа ФАП төзелгән, мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы буенча Кече Елга мәктәбе ашханәсе ремонтланган.

Табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру федераль программасы буенча Кече Елгада һәм Шуранда көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыклар җиһазланган. Торак пунктларның экологик хәлен яхшырту планлаштырыла, шулай ук халык белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү эшен активлаштыру ниятләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Кече Елгада вакциналаштыру планы 200%ка диярлек үтәлгән