Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык санын алу-2020

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр илебезнең бар территориясендә үтәчәк. 2010 елдагы халык санын алу белән чагыштырганда кайбер яңалыклар барлыкка килде.

Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның сан алу битләре бланклары формасын раслады. Илебездә даими яшәүче гражданнарның 30 сорауга җавап бирүләрен үтенәчәкләр, ә вакытлыча кунак булган чит ил кешеләренең – җиде сорауга. Аларның кайберләренең формалаштырылуы төзәтелде һәм өстәмәләр кертелде. Сан алу битләре бланкларының өч формасы расланган.

Л формасы бланкы Россия Федерациясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүматлар җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау, алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туу урыны, милләт, белем, никахта булу, балалар саны, яшәү өчен акча чыганаклары, мәшгульлек һәм башкалар бар.

П формасы бланкы торак шартлары турында мәгълүматлар җыю өчен кулланылачак. Ул җиде сораудан тора, шул исәптән торак корылма тибы, йортны салу вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләр саны, торак бинаны төзекләндерү төрләре турында.

В формасы бланкы – Россиядә вакытлыча булучы һәм башка илләрдә даими яшәүчеләр өчен. Анда да җиде сорау, алар арасында яшь, даими яши торган ил, Россиягә килү максаты, Россия территориясендә яшәүнең дәвамлылыгы һәм башкалар.

Халык санын алуда яңалыклар. Бланк формалары илдә яшәүчеләр сан алу битен “Дәүләт хезмәтләре” порталында мөстәкыйль төстә тутыра алырлык итеп эшләнгән.

Рус һәм башка телләр белү һәм аларны көндәлек тормышта куллану активлыгы белән бәйле сораулар биреләчәк. Бу мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләрдә ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләү, мәдәни инициативаларны яклауның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. Яшәү өчен акча чыганаклары исемлегендә җавапларның иң киң таралган вариантлары китерелә: хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособие һәм башкалар.

“Мәктәпкәчә белем” графасы барлыкка килгән. “Урта белем” графасы “кваликацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта звено белгече”нә бүленгән. Югары белемне билгеләү дә үзгәргән: «бакалавриат», «специалитет», «магистратура».

Халык санын алу ничек үтәчәк.

2020 елның 1 октябреннән 25енә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында мөстәкыйль исәпләнергә мөмкин. Моның өчен стандарт яки расланган исәп язмасы кирәк булачак.

2020 елның 4 октябреннән 27сенә кадәр сан алучылар планшетлар белән квартир һәм өйләргә барып интернет-сан алуда катнашмаган кешеләрне сораштырачак. “Дәүләт хезмәтләре” порталында саналганнарга бары раслаучы кодны гына күрсәтергә кирәк.

2020 елның 28 октябреннән 31енә кадәр, сан алуның финалында, 10% торак биналарны контроль йөреп чыгу үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сан алу