Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Киләчәк - бүгенге чыгарылыш сыйныфлар кулында

​​​​​​​Лаеш районы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырдылар

Район мәдәният йортында кичәге мәктәп укучылары хөрмәтенә бәйрәм үткәрделәр.

Район мәдәният йортының актлар залы барлык теләүчеләрне дә зур авырлык белән сыйдырды, чөнки тантанага чыгарылыш сыйныф укучылары гына килмәде. Балаларга дулкынландыргыч мизгелдә аларның әти-әниләре, шулай ук педагоглары да көч бирде. Алар бер үк вакытта шатландылар да, моңсуландылар да, чөнки үсеп килүче буын өчен тормышта яңа этап башлана бит.

-Бүген сезнең алда – билгесез, әмма бик кызыклы киләчәк, - дип мөрәҗәгать итте егетләр һәм кызларга район башлыгы Илдус Зарипов. - Сез бик яхшы белем алдыгыз һәм билгеле бер тормыш тәҗрибәсе тупладыгыз. Сезнең киләчәк бәхетле булыр дип ышанам. Тиздән район, республика, ил белән идарә итүнең хәзерге яшьләргә күчәчәге сер түгел бит. Яшьләр заманы җитә. Инфраструктура үзгәрә, цифрлы технологияләр үсә, киләчәк алар кулында. Сез яңа шартларга хәзерге буын белән чагыштырганда тизрәк җайлашасыз. Хәзер иң мөһиме - тормышта дөрес юнәлеш сайлау.

Илдус Фатыйхович отличникларга урта белем турында аттестатлар һәм бүләкләр тапшырды. БДИда югары балл алган укучылар шулай ук бүләкләргә лаек булдылар. Лаеш районының бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы да игътибардан читтә калмады. Сәләтле һәм төрле яклы үсеш алган укучылар әзерләгән укытучылар, шулай ук аларның әти-әниләре дә аерым билгеләп үтелде.

-Бүген моңсу һәм дулкынландыргыч көн, чөнки балаларыбыз олыгайды бит, - дип мөрәҗәгать итте кичәге укучылар әти-әниләре исеменнән Лаеш районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Алешина. - Егет-кызларга ышанычлы рәвештә алга баруларын, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм үз алларына амбициоз максатлар һәм бурычлар куюларын телим. Белегез, әти-әниләрегез сезнең белән горурлана һәм барлык башлангычларда да сезгә ярдәм итәчәк. Һәм туган мәктәбегезне һәм укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз.

Чыгарылыш-2021 күпсанлы медалистлар һәм бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыючылар белән генә искәрмә булып тормый. Беренче тапкыр Лаеш районы укучысы БДИ буенча 100 балл җыйды. Ул Лаешның Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Алешина. Нәкъ менә аңа чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән сүз бирелде.

- Безнең алда киләчәккә ишекләр ачыла, - дип билгеләп үтте чыгарылыш сыйныф укучысы. - 11 ел дәвамында безнең белән янәшәдә булачак һөнәребезне билгеләргә ярдәм иткән укытучыларыбыз булды. Һәм әти-әниләребезгә дә безгә ярдәм иткәннәре һәм ышанулары өчен рәхмәт.

Полина Алешинадан музыкаль бүләк чыгарылыш кичәсенең бәйрәм өлешен ачты. Кичәге укучыларны дәртле концерт һәм дискотека көтә иде. Мәктәп елларын Лаеш районы чыгарылыш сыйныф укучылары күңелле һәм матур үткәрделәр. Алда - олы тормыш, анда аларның һәркайсы үз куллары белән могҗиза тудырырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Киләчәк - бүгенге чыгарылыш сыйныфлар кулында