Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кәләшне дә урлый, урман да утырта

Редакциягә газета укучыларның хатлары килә, алар гаиләләре белән бәйле кызыклы тарихлар сөйлиләр.

Сокуры китапханәсе мөдире Индира Дебердеева язмышлары авыр булган әти-әниләре белән горурлана. Авыр булса да алар бәхетле гомер кичерәләр.

Әти-әниемнең балачагы кырыс сугыш елларына туры килә. Әтием, Казаков Роман Васильевич, 1929 елда Питрәч районында крестьян гаиләсендә туа. Биш баладан бер Роман исән кала... Ә аңа алты яшь тулгач, әтисе вафат була. Әнисе Мария иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Сугыш вакытында, бөтен кеше кебек үк, аңа да ир-ат хезмәтен башкарырга туры килә. Техника булмый, атлар белән эшлиләр, әбием алар белән оста идарә итә.

Сугыштан соң ул демобилизацияләнгән солдат Петр Макашинга кияүгә чыга һәм алар гаиләләре белән Яңа Арыш урманчылыгына күчеп киләләр. Мария әби урманда төрле эшләр башкаручы булып эшли, ә ире Петр – күмер ягучы була. Әтиемнең балачагы шунда, урманнар һәм чишмәләр әйләнәсендә уза.

Ә үскәч, ул урманчы булып эшли башлый. Урманны бик ярата һәм бу мәхәббәтне гомере буена югалтмый. Ул утырткан агачлар кешеләрне бүген дә куандыра. Әти 1957 елда өйләнә. Аңа кәләшне урларга һәм эшчән кызны чит авылга җибәрергә теләмәгән авыл егетләреннән качып алып китәргә туры килә.

Әнием, Сорокина Елена Захаровна, 1930 елда Теләче районында туган. Бер елдан соң аның әнисе вафат була. Әтисе янә өйләнә, тагын 13 бала туа. Фашистлар Германиясе белән сугыш башлана. 1942 елда әтисе фронтка китә, ә аны, 12 яшьлек кызны, әби-бабасы үз яннарына ала. Биредә әнинең тамагы тук, өсте бөтен булса да, күп эшләргә туры килә. Бабасы сукырая башлый, ә әбисе еш авырый. Әнигә бакчаны да үзенә казырга, утыртырга, мал-туар карарга, урманнан утын ташырга туры килә. Ярый әле янәшәдә генә исем анасы гаиләсе яши, ул аңа бөтен эштә булыша, авылдашлары да ятимне ярдәмсез калдырмый.

Кияүгә чыкканнан соң, әни белән әти Иске Арыш авылына күчәләр һәм шунда 1958 елда мин туганмын. Ә 1968 елда әтине Лаеш районына урманчы булып эшләргә чакыралар. 11 елга якын без Зимняя Горка авылы янында урман аланында урманчы өчен билгеләнгән йортта яшәдек, хәзерге вакытта анда «Биосфера» урнашкан. 1979 елда әти-әниләр Сокурыда йорт салдылар. Әти 70 яшенә кадәр диярлек урманчы булып эшләде! Күп бүләкләргә һәм рәхмәтләргә ия, хезмәт ветераны. 2003 елның 7 ноябрендә зур фаҗига булды: наркоман өенә бәреп керә һәм әтине мылтыктан атып үтерә. Әтиемнең гомере шулай күңелсез һәм лаексыз тәмамланды. Авыл халкы аны әлегә кадәр яхшы сүз белән искә ала.

Әти-әнием менә шундый авыр һәм шулай да матур тормыш кичерделәр. Алар сугышта җиңгән, икътисадны торгызган һәм Россия белән Татарстан тарихына үз өлешен керткән халкыбызның бер өлеше иде.

Тулырак мәгълүматны «Камская новь» газетасы сайтында 24 майда куелган «ТАССРга 100 ел» рубрикасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры тарих Лаеш районы лаешта реклама