Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Конкурслар һәм җиңүчеләр

Июнь ае лаешлыларның төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүләренә бай булды.

Лаеш районы вәкилләре Санкт-Петербургта узган балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм олылар иҗат коллективлары һәм башкаручыларның IV халыкара онлайн-фестиваль-конкурсында призлы урыннар яуладылар. Дарина Сәрвәрова "Җыр театры, 11-13 яшь" номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды, Дарья Бушуева «Халык вокалы, 11-13 яшь» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булды, «Дуняша» рус җыр ансамбле «Халык вокалы, а капелла» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Ташкирмән укучылары В мире детства!” Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсында призлы урыннар алдылар. Валерия Киселеваның «Берегите нас» эше беренче урынны яулады, моның өчен яшь рәссам җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Аның абыйсы Андрей үз эшен «Дети планеты» дип атаган. Ул өченче урын алды.

Дарина Сәрвәрова «Серебряное кружево» халык вокалының өченче халыкара онлайн-конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Ул 11-12 яшьлекләр арасында «Халык вокалы» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

М.А.Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе укучысы Елизавета Емелина «Люблю тебя, моя Россия» Бөтенроссия декоратив-гамәли иҗат конкурсында өченче урынны яулады. Елизавета үзенең «Цветы России» эшен тәкъдим итте, ул призлы өчлеккә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы