Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кызылармияче Федор Фирсов туган җирендә тынычлык тапты

Никольский чиркәве паркында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы сөякләрен җирләүгә багышланган митинг булды.

Һәлак булганнар истәлегенә обелисктан ерак түгел Могҗизалар тудыручы изге Николай храмы янында паркта Никольский авылы кешеләре һәм мәктәп укучылары, Столбище мәктәбенең «Отечество» эзләнү отряды балалары, Нармонкадан «Волонтеры Победы» отряды һәм яшь армиячеләр, Рождествено мәктәбенең «Пламя» хәрби-патриотик клубының өлкән сыйныф укучылары, шулай ук табылган кызылармияченең туганнары һәм якыннары җыелдылар. Матәм чарасын Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты һәм сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсаловка тапшырды.

-Сугыш елларында безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан эшләнгән батырлык мәңгегә кыюлык, ныклык һәм патриотлык символы булып калыр. Без аларга бар кешелек хакына кылган гамәлләре өчен чиксез рәхмәтле.

Безнең якташыбыз – Кызыл армия солдаты Фирсов Федор Сергеевич сөякләре «Поисковый отряд «Зеленая брама» хәйрия оешмасы тарафыннан өч ел элек үк табылган иде. Һәм менә хәзер, бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, ул туган җирендә тынычлык таба.

Билгеле булганча, Федор Фирсов 1919 елны Столбище районы Читаки авылында туа. Солдат үз илен саклап 1941 елның августында Украинаның Кировоград өлкәсе Новоархангельск районы Левковка авылы янында һәлак була.

Аны тантаналы төстә әти-әниләре - Сергей Егорович һәм Олимпиада Павловна Фирсовлар каберләре белән янәшә җирләделәр. Аларның туган авыллары инде 40 ел элек яшәүдән туктаган, әмма ачык кырда калган Читаки зиратына тирә-як авылларда яшәүчеләр килеп йөрүләрен дәвам итәләр.

-Бу сугыш тарихын геройлар ясамады, - дип билгеләде үз чыгышында Татарстан Республикасы ветераннар Берлегенең оештыру-идарә бүлеге начальнигы Виктор Колесов. – Аны әлеге бәрелешнең төп авырлыгын үз җилкәләрендә татыган һәм халык иреге өчен үз гомерләрен биргән солдатлар язды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бөек Ватан сугышы

2
X