Лаеш районы алтынчы сыйныф укучылары яшь айтишниклар конкурсында җиңү яуладылар
Г. Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе укучылары Никита Смирнов һәм Кәрим Гыйзатуллин җиңү белән өйләренә кайттылар.
Алтынчы сыйныф укучылары цифрлы технологияләр өлкәсендә IT-Jump төбәк-ара проектлар конкурсында катнаштылар.
Конкурс Казанда «Байтик» лагерьларында профильле сменада узды. Никита һәм Кәрим тарафыннан эшләнгән «робот-рәссам» проекты «Lego Spik Prim + Python программалаштыру платформасында Робототехника» юнәлеше буенча җиңүче булды. Балалар беренче дәрәҗә лаеклы дипломнар һәм бүләк сертификатлары алдылар.
Фото: Г. Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев