Лаеш районы балалары каникул вакытында дини белем нигезләрен алды
Көзге каникуллар вакытында Хәерби авылы мәчетендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр оештырылды.
Каникул вакытында балалар Коръәнне өйрәнделәр, әхлак дәресләре алдылар һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр. Дини белем алудан тыш, малайлар уеннар уйнады һәм призлар алдылар. Моннан тыш, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дәресләр һәр ял көннәрендә үткәреләчәк дип карар ителде.
Узган җомгада Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абулханов Хәерби авылында җомга намазы үткәрде. Дәресләргә йөрүче балалар, шулай ук, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт хакында җомга вәгазендә катнаштылар.
Фото: Лаеш мөхтәсибәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев