Лаеш районында җыелган әйберләр Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырылды
«Көзге яхшылык атнасы» кысаларында Хәерби мәктәбендә «Яхшылык безнең кулларда» дип аталган хәйрия ярминкәсе уздырылды.
«Көзге яхшылык атнасы» Бөтенроссия акциясе — игелекле һәм файдалы нәрсә эшләргә, яхшылык төшенчәсенең әһәмиятен арттырырга тагын бер искиткеч мөмкинлек. Хәерби мәктәбе укучылары, әти-әниләре, хезмәткәрләре читтә калмады.
Акча Анжела Вавилова исемендәге хосписка ярдәм итү максатыннан җыелган, анда онкология авырулары булган балалар яши. Укучылар мәктәп җитәкчелеге белән бергә хосписка килеп, кирәкле әйберләр тапшырдылар.
Ә хоспис һәм хәйрия фонды җитәкчелеге мәктәпкә рәхмәт хаты тапшырды.
Фото: Хәерби мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев