Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районының Никольский җирлегендә 400 маскировка челтәре үрелгән инде

Никольский авыл җирлеге волонтерлары бу күрсәткечкә ике елдан да кимрәк вакыт эчендә ирешкәннәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәрләрен Никольскийда 2022 ел ахырында тегә башлаганнар. Волонтерларның максатчанлыгы һәм ватанпәрвәрлеге аркасында бу эш тиз арада җайга салынды. Әйтик, 2023 елның июнендә Никольскийда 24 челтәр үрелгән, ә ярты ел эшләү дәверендә — инде 75.
Никольский осталары Ватанны саклаучыларны үзләренең тапкырлыгы, ясау тизлеге һәм маскировка челтәрләренең сыйфаты белән сөендерүен дәвам иттеләр. 2023 елның августында алар «Леший» челтәренең техник яктан яңа төрен үзләштергәннәр.
Һәм менә кичә Никольскийда яңа биеклеккә — дүрт йөз маскировка челтәренә җиттеләр. Бу безнең сугышчыларны яклау өчен үз вакытларын һәм көчләрен түләүсез бирә торган волонтерларның зур хезмәте. Аларның эше бәяләп бетергесез! Алар бәяләп бетергесез өлешләрен дошманны җиңүгә кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никольское Лаеш районы лаешта реклама мхо маскировка челтәре