Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Лаеш районы Советы сессиясенең көн тәртибендә төп мәсьәлә район Башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү булды.

Утырышны район башлыгы Илдус Зарипов ачты. Кандидатлар чыгышлары һәм депутатлар тавыш биргәннән соң, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Анатолий Новиков билгеләнде. Моңа кадәр биш ел дәвамында ул Сокуры авыл җирлеген җитәкләгән.

Анатолий Николаевич 1974 елның 18 апрелендә Лаеш районы Бима авылында туа. 1999 елда математика һәм информатика укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университеты дипломын ала.

Анатолий Новиков педагогик эшчәнлеген Шуран урта мәктәбендә башлап җибәрә. Россия армиясендә хезмәт иткәннән соң ул Каипы мәктәбендә, аннары Сокурыда укыта, соңрак аны җитәкли.

2014 елның гыйнварыннан район мәгариф идарәсен җитәкли, 2015 елның сентябрендә Сокуры авыл җирлеге башлыгы була.

Илдус Зарипов район Башкарма комитетының яңа җитәкчесенең хезмәтләрен һәм хезмәттәге казанышларын, аның эшенә җаваплы каравын һәм хезмәттәшләренең ихтирамын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бердәм Россия башкарма комитеты лаешта реклама

2
X