Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы киләчәк өчен тавыш бирә

Бердәм тавыш бирү көнендә участокларга төрле яшь категорияләре, милләтләр һәм диннәрдәге сайлаучылар килде. Әмма алар барысы да бәхетле киләчәккә өметләнеп үзләре ышанган кандидатлар өчен тавыш бирделәр.

Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча, Лаеш районының 80% ка якын сайлаучысы үзләренең конституцион хокукыннан файдаланды һәм сайлауга килде.

Усады. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Усадыда №1758 сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Сүз уңаеннан, бу участок электрон тавыш бирү комплексы белән җиһазландырылган.

Лаеш. Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов район мәдәният йортында тавыш бирде. Ул депутатлар халык белән очрашырга, аларның проблемаларын белергә һәм хәл итәргә тиеш дип саный. Бу аларның төп бурычы.

Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин сайлау участогына үзенең район җитәкчелеге белән теләктәш булуын белдерергә килгән: “Соңгы елларда Лаеш үзгәрде. Район башлыгына һәм аның командасына үз эшләреннән шатлык һәм канәгатьләнү алуларын телим”. 

Сокуры. Бу авыл тиз темплар белән үсә, халкы арта, яңа төзелешләр барлыкка килә, юл ремонтлана... 83 яшьлек Мария Федоровна Капитонова өйдә утыра алмаган – сайлау участогына ул үзе килгән. “Үзем килә алганда, йөрим”, - дип аңлата ул ни өчен сайлау комиссиясен өенә чакыртмавын.

Татар Сараланы. Сайлау комиссиясе сайлауларга иҗади яктан якын килгән. Комиссия әгъзалары авылдашлары өчен сый әзерләгәннәр.

-Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин урамга чатыр корды. Ике борынгы самавыр куйдык. Без, кем нәрсә булдыра шуны алып килдек, табын әзерләдек, - дип сөйли комиссия рәисе Наилә Җиһаншина. – Музыка куйдык, кешеләр рәхәтләнеп биеделәр. Чын күңелдән ял иттеләр. Теләге булганнар фотозонада фотога төшә алдылар – бу да комиссия әгъзалары эше. Авылдашлар үз-үзләрен фотога төшерделәр (сэлфи), гаиләләре, дуслары, якыннары белән төштеләр.

Нармонка. “Нармонка” совхозының элекке механизаторлары Таһир абый Вафин һәм Харис абый Нуриев үзләрен район, республика, ил киләчәге өчен җаваплы саныйлар. Шуңа күрә тавыш бирергә килгәннәр дә.

Атабай. Яшь сайлаучы Равил Гайфуллин үзенең сайлау хокукыннан беренче тапкыр файдаланган. Яңа башлаучы шагыйрь Булат Ибраһимов туган авылында тавыш биргән. Сайлау участогына авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, актив тормыш позициясендә торучы, күрү сәләте буенча инвалид Фәридә Билалова да килгән.

Державино. Бу сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына депутатлардан тыш, авыл җирлеге депутатларын да сайладылар. Гадәттә тавыш бирергә беренче булып өлкән буын вәкилләре килә. Әмма Державинода яшьләр дә актив.

Татар Янтыгы. Урнага бюллетеньнәрне беренче булып Зөфәр Насыйров салды. Ришат Кашапов беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлау участогына авылның иң өлкән кешеләренең берсе – 81 яшьлек Миңнебикә апа Бикмуллина килгән. Аның мөһим вакыйга – депутатлар сайлаудан читтә каласы килми.

Хәерби. Сайлау комиссиясе мәктәптә урнашкан. Монда укучылар кулы белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган. Сайлаучылар арасында - Рөстәм Низамов, доцент, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры. Ул җирле мәктәпне тәмамлаган, монда аның әти-әнисе яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сайлаулар