Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районының легендар фотографы

Минем альбомда ике төсле фоторәсем бар. Алар 1961 елда эшләнгән. Ул елларда моны фәкать югары класслы оста гына эшләргә сәләтле иде.

Ул зур шәһәрдә дә, башкалада да яшәмәде, ә безнең Лаеш поселогында. Степан Чиколкин – бу кызыклы һәм талантлы фотографның исеме.

Фотографиядән тамашачыга игътибар белән биш-алты яшьлек кызчык карый. Яңаклары алсу, чәчләре җирән, күзләре коңгырт-зәңгәр... Төсләр чынбарлыктагы кебек. Әгәр әтием Чиколкинның дусты булмаса безнең өйдә мондый фото урын алмас иде. Әтием белән алар  оста аучылар булдылар. Степан Сергеевичтан әтиемә фотога төшерү белән мавыгу күчте. Фотоаппаратлар, фотоны зурайткычлар, сурәт чыгара, аны ныгыта торган матдәләр, негатив – бу терминнарның барысы бала чактан хәтергә сеңгән. Хәзер Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “С.С. Чиколкин фоторәсемнәрендә Лаеш районы елъязмасы” дигән күргәзмә эшли.  Ул Лаеш районының 20 гасыр 20-50 еллары тарихы турында сөйли.

Моннан ярты гасыр элек Лаешның һәр кешесе җирле фоторәссам Степан Чиколкин яшәгән йортны белә иде. Ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан, хәзерге Набережная урамында сәүдә үзәге белән янәшәдә. Анда кунакта булган кешеләр чын әкият дөньясына эләгәләр. Кергән урыннан уңда, кухня янәшәсендәге бүлмәнең ишеге ныклап ябылган, тәрәзәсеннән урамга торба чыга. Әмма шулай да химикатлар исе фотолаборатория урынын күрсәтә.  Ишегалдында тәрәзәләре булган такта павильон. Монда заманына туры килгән урындыклар, челтәр эскәтер белән капланган тумбочка, баш киемнәре һәм башка реквизитлар урын алган. Янәшәсендә балалар өчен баудан эшләнгән таган. Матур итеп бизәлгән павильонның бер өлеше караңгы төстәге калын пәрдә белән бүленгән. Оста кара материя белән капланган өчаяктагы зур булмаган ящик белән эш итә. Иң җаваплы чакта ул аның астына керә, объективны көйли, каршында утырган кешенең селкенмәвен үтенә. Аннан материя астынан чыгып, хәйләкәр елмаеп: “Хәзер кош очып чыга” дип хәбәр итә.

Степан Сергеевичның халыкка хезмәт күрсәтүгә патенты бар иде һәм ул клиентларга ярарга тырышты. 1941 елда сугышка киткәндә лаешлылар хушлашып фотога төшү өчен аның янына керделәр. Барысы да әйләнеп кайта алмады. Һәм бу саргайган, әмма останың шәхси тамгасы булган, искиткеч ачык рәсемнәр әле дә кыйммәтле реликвия булып якташларыбыз гаилә альбомнарында дистәләрчә еллар склана. Чиколкин район үзәге тормышындагы мөһим вакыйгаларны мәңгеләштерә. Аның рәсемнәре республиканың “Красная Татария” газетасында даими дөнья күрә. Степан Чиколкин төрле өлкәләрдә талантлы була: балта эшләрен матур итеп башкара, техниканы да белә.

Өстәвенә Степан Сергеевич һәвәскәр балыкчы һәм аучы да була. Оешмада җәмәгать инспекторы була, табигатьне саклау турында, браконьерларга каршы көрәш турында әңгәмәләр үткәрә. Аның сөйләме дә җәлеп итә. Ул сөйләшергә ярата, күп кенә халык әйтемнәрен, мәкалләрен, сынамышларын, авыл халкы тормышыннан кызыклы очракларны ... белә.

Чиколкин 1979 елның көзендә вафат була. Лаеш кешеләре хәтерендә Степан Сергеевич күпне белгән, азартлы оста булып саклана. Шулай да аның турында төп истәлекләр – аның искиткеч фоторәсемнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы ТАССР 100 еллыгы лаешта реклама