Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешны туристик Мәккәгә әверелдерергә

Ротари-клуб бизнесменнары Лаеш җирендә туризмны үстерү яклы.

Лаеш районында беренче тапкыр масштаблы бизнес-веломарафон узды. Анда катнашучылар арасында Ротари-клубларның танылган вәкилләре, шулай ук Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов та бар иде.

 

Ротари-клублар социаль актив, җирле проблемаларга битараф булмаган бизнесменнарны берләштерә. Ротари-клублар эшчәнлегенең төп мотивы - киң мәгънәдә тормыш сыйфатын яхшырту. Мондый клубларның барысы да диярлек гуманитар проектларны гамәлгә ашыра.

 

Бизнес-веломарафонда катнашучылар Казаннан Лаешка велосипедларда килделәр. Маршрутның соңгы ноктасы - Семрук поселогы. Беренче көнне Лаеш җире һәм аның истәлекле урыннары белән таныштылар. Икенче көнне җитди сөйләшү булды, аның барышында Лаеш районында туризмны үстерү буенча чаралар билгеләнде. Җитештерүне һәм авыл хуҗалыгын үстерү планнары; районның төп инвестицион өстенлекләре; туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү; районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары; экологик һәм мәдәни-рекреация инициативалары турында фикер алышынды.

Фикер алышу вакытында Илдус Зарипов лаешлыларның горурланырлык нәрсәләре барлыгын, инвесторларга акча кертер урын барлыгын билгеләп үтте.

- Лаеш районы бик матур һәм туристлар өчен җәлеп итүчән, без биредә ялның оешкан булуын һәм җирле халыкка уңайсызлыклар китермәвен телибез. Туризм район икътисады үсешенә ярдәм итәчәк. Һәм без районыбызга яхшы ниятләр белән килгән һәркемгә ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Илдус Фатыйхович.

Туризм тарихи урыннарга бару өчен шартлар булдыруны таләп итә. Казаннан Семрук поселогына кадәр веломаршрут оештырырга тәкъдим ителде. Маршрут РКБдан Пальцовка, Березовка, Куюки авыллары аша Семрукка кадәр Оренбург тракты буйлап узачак. Әлеге поселок территориясендә мәдәни ял да популярлык казаначак.

- Зур кунакханәләр төзү - шактый җитди акча кертү. Бу бизнесның башка дәрәҗәсе. Ә менә 1000 палаткага исәпләнгән кемпинг лагерен ярты ел эчендә эшләп була, – дип белдерде үз фикерен Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Бикмуллин. – Туристларның бу агымы кунакханәләргә, ял йортларына, санаторийларга җитди акча кертә башлаучы инвесторларның киләсе дәрәҗәсе барлыкка килүгә китерәчәк. Хәзер мәдәни программаны, урнаштыру, туклану мәсьәләсен уйларга кирәк. Туристик агымны музыкаль фестивальләр уздыру аша җәелдерергә мөмкин. Семрук гаилә ялына менә дигән өстәмә булачак.

Фикер алышудан соң веломарафонда катнашучылар территорияне чүп-чардан чистарттылар, «Том Сойер Фест» үткәрделәр. Бу - волонтерлар һәм иганәчеләр көче белән тарихи мохитне торгызу. Агач йортларны торгызуга аерым игътибар бирелә. Веломарафонда катнашучылар поселок территориясеннән чүп-чар җыйдылар, агач корылмаларның черүен кисәтү өчен йортларны махсус буяу белән буядылар.

Бизнес-веломарафонда катнашучыларның барлык тәкъдимнәре дә тормышка ашырылыр һәм Лаеш туристик Мәккәгә әверелер дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипед Лаеш районы Семрук лаешта реклама