Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта “Аҗаган”ның зона этабы булды

Лаешка Татарстанның алты районыннан яшь патриотлар җыелды.

Автор фотосы

Без күптән түгел Рождествено мәктәбе базасында “Аҗаган” район уены үтүе турында язган идек. Менә хәрби-спорт уенының зона этабы да җитте, ул беренче мәртәбә безнең шәһәрдә үтте.

Безнең район данын Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе балалары яклады. Уенда шулай ук Саба, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары да катнашты.

Уен Лаеш техник-икътисад техникумы территориясендә булды. Яшь армиячеләр һәм “Аҗаган” уены активистлары берничә бәйгедә һәм ярышларда катнашты. Бу “Ратные страницы истории России”, команданың “Визит карточкасы”, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, “Байракка тигезләнү” һәм “Төз атучы” конкурслары, көч әзерлеген тикшерү, граната ыргыту, йөгерү һәм йөзү. Хәрби-спорт уенында катнашучыларның барысы спорт әзерлегенең яхшы булуын, җитезлек һәм теоретик белемнәрнең лаеклы булуын  күрсәттеләр. Судьялар командасы катгый, әмма гадел бәяләде.

“Аҗаган”ның зона этабы йомгакларын Лаеш техник-икътисад техникумы актлар залында бәян иттеләр. Бүләкләр үз хуҗаларын тапты. Лаеш районы командасы өченче урын алды. Икенче урын лаеклы төстә Саба районы яшь патриотларына бирелде. Кукмара районы отряды беренче урынга чыкты һәм “Аҗаган” республика уенында катнашуга юллама алды.

Җиңүчеләрнең барысына грамоталар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды. Безнең район җитәкчеләре һәм остазлар тарафыннан балалар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады, алар үсеп килүче буын – иксез-чиксез Туган илебезнең булачак яклаучылары белән горурлануларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаешта “Аҗаган”ның зона этабы булды