Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап билгеләп үттеләр

Бәйрәмчә бизәлгән Лаешның никахлар теркәү сарае күп санлы кунаклар кабул итте.

Тантаналы өлешне райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ачты.

-Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, бер берләрен яраткан парлар никахларын теркиләр. Аларга һәм килгән бар кешегә бәхет, гаилә иминлеге һәм һәр гаиләдә сабыйлар көлгән авазлар яңгыравын телим.

Лаеш руханилары вәкилләре дә котладылар.

-Бәйрәмнең рухи мәгънәсе бар, ул изге Петр һәм Феврония хөрмәтенә булдырылган, - дип басым ясады Федор атакай Сапаров. – Аларның тормышы безне гаиләнең һәм мәхәббәтнең нәрсә булуын аңларга ярдәм итә.

-Исламда гаилә, башка диннәрдәге кебек үк, зур әһәмияткә ия, - дип билгеләп үтте Зөфәр хәзрәт Габдуллин. – Гаилә корган кеше – ислам кануннарының яртысын үтәгән булып санала.

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева Макаровкада яшәүче Надежда һәм Виктор Бабенковларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Ул шулай ук никахларын Петр һәм Феврония көнендә теркәүче – Альберт Карсалов һәм Алена Садриеваны котлады, яшь Карсаловлар гаиләсе барлыкка килде. Яшьләр башка кунаклар белән вальс биеделәр, аннан соң күк йөзенә төрле төстәге шарлар очырттылар.

Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Ирина Алешина яшь әти-әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырды, йомшак уенчыклар бүләк итте. Яшь әниләр чәчәк гөлләмәләрен елмаеп алдылар.

“Минем гаилә” рәсем конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучыларны да бүләкләделәр. Балаларга дипломнар һәм рәсем ясау өчен папкалар тапшырдылар.

Кунаклар өчен Фидаиль Вәлиуллин, Алия Чернова һәм “Рябинушка” ансамбле чыгыш ясады. Бәйрәм чараны оештыручылар һәм кунакларның фотосессиясе белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне