Лаешка МХО да һәлак булган сугышчылар истәлегенә велойөгерүдә катнашучы килде
Болгардан 69 яшьлек активист Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән велойөгерү ясый.
ТР чик сакчылары бердәмлеге рәисе Рәшит Зиатдинов Курск өлкәсендә һәм МХО зонасындагы бәрелешләрдә һәлак булган сугышчылар истәлегенә индивидуаль велойөгерүгә старт бирде. Рәшит Зәйнетдин улы үзе сугыш хәрәкәтләре ветераны. Аягы булмау аны туктатмады.
Зиатдинов бер аягы булмаган җайдакка җайлаштырылган үз конструкциясендәге велосипедта сәяхәт итә. Велосипедның бер педале рульдә урнашкан.
Велоузыш барышында ул Алексеевск, Балык Бистәсендә булды, аннары Лаеш районына юнәлде. Лаешта активист буларак, ул ДОСААФта булды, анда курсантлар белән аралашты, үзенең тормышы һәм хезмәте турында сөйләде. Үсеп килүче буын белән Рәшит Зәйнетдин улы патриотик тәрбия буенча әңгәмә үткәрде. Ул шулай ук Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
— Миндә Курск янында булган вакыйгалардан соң велойөгерү ясау идеясе килде. Мин аны геройларга багышладым. Күңел ачу чараларының санын киметергә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк, дип саныйм. Ата-аналар балалар өчен ничек кенә борчылмасыннар, әмма Ватанны сакларга кирәк. Ә кем яклаячак? Мин барыр идем, ләкин мине алмыйлар. Ноябрьдә миңа 70 яшь булачак, аякларым юк. Шуңа күрә Җиңүнең гомуми эшенә ниндидер өлеш кертергә телим, — диде Рәшит Зиатдинов.
Ветеран велойөгерүне Болгарда тәмамларга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев