Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәгариф - эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше

Сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган белем бирү, төрле яктан үскән шәхес тәрбияләү, уку өчен уңайлы шартлар тудыру, белем бирү оешмаларының матди-техник базасын ныгыту – бу бурычлар 2020 елда уңышлы тормышка ашырылды.

Лаеш районының мәгариф системасы 52 белем бирү оешмасын үз эченә ала, аларда 5048 укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 2760 бала укый һәм тәрбияләнә. Лаешта шулай ук өч республика белем бирү учреждениесе бар: техник-икътисад техникумы, балалар йорты һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп.

2020 елның 1 сентябреннән барлык 1-4 сыйныф укучыларына да бушлай кайнар ризык бирелә. Дүрт һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган яшәгән гаиләләр балаларына, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен өстәмә ташламалы туклану оештырылган. Белем алу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан укучыларны йөртү оештырылды, 17 мәктәп автобусы 13 база мәктәбенә 720 укучыны йөртә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча Атабай, Столбище, Габишево һәм Нармонка мәктәпләре яңа автобуслар алды.

Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. «ТР мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасы буенча Олы Кабан мәктәбендә тәрәзәләр, яктырткычлар, ишекләр, су белән тәэмин итү һәм җылыту системалары алыштырылды, мәктәп ашханәсенә тулы ремонт ясалды. Муниципаль бюджеттан Шуран мәктәбе, Пәрәү һәм Габишево балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга акча бүлеп бирелде. «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре ачылды. Мәктәпләрнең матди-техник базасы яңартылды, яңа җиһазлар сатып алынды, "Робототехника һәм очу аппаратлары, квадрокоптерлар" һәм "3D модельләштерү" өстәмә белем бирү программалары тормышка ашырыла.

2020 елда 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да аттестат алды, 16 кеше мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. 2020-2021 елгы чемпионат циклында техникум студентлары, укытучылары һәм район мәктәпләре укучылары WorldSkills Russia төбәк чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләре төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашалар, бөтенроссия дәрәҗәсендә призлы урыннар алалар. Бу белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирүнең сыйфаты турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы мәгариф лаешта реклама