Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәп тәмамлаучылар олы тормышка аяк бастылар

Лаешта Державин мәйданында кичәге укучыларга урта белем турында аттестатлар тапшырдылар.

Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. 123 унберенче сыйныф укучысының 12се мәктәпне отличиега тәмамлады, 38 укучы БДИда 80нән артык, тугызы – 90нан артык балл алды. Балалар арасында спортчылар, активистлар, иҗади шәхесләр шактый.

Чыгарылыш укучыларына Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

-Чын күңелдән сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм, - диде Михаил Владимирович. – Нинди генә уңышларга ирешсәгез дә үз укытучыларыгызны һәм туган мәктәбегезне онытмагыз. Педагоглар сезгә белем бирделәр, киләчәк сайлауда ярдәм иттеләр, сезнең казанышларга сөенделәр, намуслы һәм тәртипле булырга өйрәттеләр. Югары уку йортларын тәмамлап туган Лаеш районына кайтыгыз, безгә югары класслы белгечләр кирәк.

Михаил Фадеев отличникларга “Укуда аеруча уңышлар өчен” медальләре һәм бүләкләр тапшырды. БДИда югары балл алган унберенче сыйныф укучылары да бүләкләнде. Лаеш районының бер генә чыгарылыш укучысы да игътибардан читтә калмады. Сәләтле һәм төрле яктан үскән укучылар әзерләгән укытучыларны аерым билгеләп үттеләр.

-Бүген безнең һәркайсыбыз дулкынлана, - дип чыгыш ясады Нармонка мәктәбен отличиега тәмамлаган Алексей Коровкин. – Уку беркайчан да җиңел булмаган, әмма безнең педагоглар тырышлыгы белән без көчле һәм максатка омтылучан булып үстек. Әти-әниләр ярдәме кыен чакта үзебездә көч табарга һәм алга барырга булышты. Без аларны сынатмаска һәм безнең Ватаныбызның лаеклы гражданнары булырга тырышырбыз.

Кичәге мәктәп балалары истәлеккә фотога төштеләр. Ә кич белән аларны бәйрәм концерты һәм дискотека көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы мәктәп