Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әни – бар нәрсә башында

Безнең авылда Әниләр көненә багышланган бәйрәм шундый шигар астында үтте.

Валентина Хазова, Рождествено

Линара Кислова фотосы

Безнең авылда Әниләр көненә багышланган бәйрәм шундый шигар астында үтте.

Рождествено авыл мәдәният йортына матур итеп киенгән тамашачылар җыелды: әниләр, әбиләр, аларның балалары, туганнары, ирләре. “Әнием куллары җылысы” исемле концертта хөрмәт, шатлык, татулык атмосферасы хөкем сөрде.

Сәхнәне аеруча матур бизәгәннәр: уртада Леонардо да Винчиның “Мадонна Литта” картинасы күчермәсе, җирле үзенчәлекле рәссам Владимир Хазов эше. Аннан төрле төстәге тасмалар тарала, әйтерсең әниләр җылысы нурлары. Гади, зәвыклы, күз явын алырлык.

Пәрдә ачылды. Тамашачылар алдында Юнга һәм Капитан – Дина Северова һәм Ксения Зимина башкаруында сәхнәләштерелгән тамаша, ул һәр кешенең тормышында әни алып торган урын хакында сөйли. Аннан соң иң кечкенә артистлар котлавы яңгырады. Чыгышларда Анастасия Ермакованың өч баласы даими катнаша. Концертта катнашкан иң яшь артист Майя Кисловага бары биш яшь. Ул күңелле музыкага кушылып кызыл итекләр турында җырлады. Әниләр һәм уллардан торган ике дуэт чыгышын да тамашачылар җылы кабул иттеләр: Ирина һәм Артем Васильевлар, Марина һәм Вадим Гусевлар.

“Русская душа” ансамбле гармунга кушылып барлык ханымнарга лирик, күңелле, моңлы җырлар бүләк итте. Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан хор совет яшьләре җырларын башкарды. Концерт барышында Екатерина Куликова, Наталья Симонова, Любовь Хәсәнова башкаруында бик күп җырлар яңгырады. Юлия Качалкина уңган егет образында “Шофер җырын” җырлады.

Ике Владимир: Чуприн һәм Краснов үз әниләренә музыкаль бүләк әзерләгәннәр. Надежда Ерова өмет һәм мәхәббәткә багышланган “Еще шанс” шигырен укыды. Лидия Базыгина, Светлана Волостнова, Татьяна Волкова, Галина Зимина, Наталия Лаптевалар катнашкан интермедияләрдә күпме юмор бар иде.

Кабриолетта Убырлы Карчык очып килде – хәзер ул интернет белән дус, бар дөньяга хәбәр сала. Кешеләр әкиятләр укымагач нишләргә соң? Номерлар арасындагы оригиналь мәзәкләр кешеләр кәефен тагын да күтәрде. Зал шатланды, көлде, алкышлады.

Ветераннар советы, авылдашлар исеменнән яшь әниләрне гаиләләре ишәю белән котладылар. Фатыйховларның зур нәселе башында торучы хакында әйтеп үтәсе килә: ул Сиңгел авылында яшәүче Зәрия апа. Зәрия Габделхак кызының биш баласы, сигез оныгы, тиздән унынчы оныкчыгы дөньяга аваз салачак. Менә ул байлык! Юбилярларга хөрмәт, игътибар күрсәтелде. Клавдия Корнеевага 75 яшь, Валентина Хевронинага – 85, ә Михаил Романычевка 95 яшь!

Чын күңелдән яңгыраган котлау открыткалары сүзләре, шигырьләр, җырлар аларга багышланды. Барлык тамашачыларның кәефләре шәп иде. Алар чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗатларында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X