Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Павел Клетневның фронт хроникалары

Рогозино авылында туып-үскән Павел Кузьмич Клетнев – бөтен яктан уникаль кеше. Сугыш ветераны ел саен, 88 яшеннән башлап, Җиңү көне һәм ВДВ көне алдыннан парашют белән сикерә.

Павел Кузьмич 1924 елның 12 ноябрендә ТАССРның Лаеш районы Рогозино авылында туа. Смолдеярово авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казанга олы абыйсы янына күчеп килә һәм 22нче заводка эшкә урнаша. Анда ул танылган «Катюша»лар өчен станиналар җитештерүдә слесарь булып эшли.

Павел Кузьмич армия сафларына 1942 елда алына. Ул вакытка ир-атларның күбесе сугыша инде. Үз төркемендә Клетнев өлкән булып чыга – яше буенча да, ә аннары званиесе буенча да.

-Безнең 22 нче завод буенча указ чыкты, - дип искә алабыз ветеран хатирәләрен. - 24 яшьтән яшьрәк егетләр барысы да армиягә китә, ә өлкәнрәкләр заводта калдырыла. Мин эшкә киләм, ә миңа хәрби комиссариаттан повестка. Заводта исәп-хисап алдым һәм шул ук көнне әти-әниләр янына авылга кайттым - саубуллашырга. Туган авылга кадәр 60 км, бөтен юлны җәяү үттем. Кире кайтканда әни белән килдек – соңга калу һәм дезертир булу куркынычы туды. Бәхеткә каршы, кыярлар төялгән машина очрады. Мин кулымны күтәрдем, йөгереп килдем, ә анда хатын-кыз шофер. Ул вакытка ир-атлар калмады диярлек, барысы да фронтка китте. Иртәгә хәрби комиссариатка барырга кирәк, дип ничек кирәк алай аңлаттым. Көч-хәл белән тыңлатып, кузовка сикердем һәм китеп бардым.

Булачак артиллеристларны укыту бер-ике ай дәвам итә. Башта төркем Владимир өлкәсендә тора, аннары яшь егетләрне Чиләбе өлкәсенә Чибәркүлгә озаталар. 1942 елның җиденче ноябрендә 18 яшьлек курсант ант кабул итә, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ленинградка, 1106 нчы артиллерия полкына җибәрелә. Павел Клетневның һәм башка саклаучыларның бурычы блокаданы өзүне оештыру була. Беренче һөҗүмне 1943 елның 12 гыйнварында ясыйлар.

-Без артиллериябез белән немецларның артиллерия нокталарын юк иттек, - дип сөйли сугышта катнашучы. - Ә 19 гыйнварда гаскәрләр Волхов фронты белән берләштеләр, бу Ленинград блокадасын өзүнең беренче мизгеле иде. Ладога күле буенда нибары 10-12 километрлык полосаны яулап алдык. Бу территориядә Ленинградны азык-төлек, кирәк-яраклар, техника һәм башкалар белән тәэмин итүне җайга салдылар.

1943 елның маенда иң талантлыларны Свердловск өлкәсенең офицерлар артиллерия курсларына җибәрәләр. Ә июльдә барлык курсантларны ВДВга алалар. Башта Иваново өлкәсендә десант алды өйрәнүләрен һәм мина эшен үтәләр, аннары Коломнада 2нче бригада составында Америка «Виллислары»н йөртергә өйрәнәләр. Калинин шәһәре янында Павел Кузьмич атаклы очучы Валентина Гризодубованың полкында тренировка уза. Беренче сикерү гомер буена истә калды, ди.

- Тәҗрибә булмаса да, бернинди курку да булмады. Башта «колбаса» дип аталган аэростаттан сикердек. Ә аннары самолеттан сикерүләр башланды, - ди Павел Кузьмич. - Аннан соң әле барысы да күп булды: Венгрияне, Австрияне азат итү, Чехословакиягә һөҗүм.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ул Венгриядә хезмәт итә. 1945 елның декабрендә армияне РСФСРга, аннан Эстониягә күчерәләр. 1947 елның мартында демобилизацияләнә. Казанда Павел Кузьмич башта сигезенче авторотада шофер булып эшли, аннары 37 ел Казан электромеханика заводына хезмәт куя, анда транспорт бүлеге башлыгы була. 1953 елда читтән торып Горький автоюл техникумын тәмамлый.

Сугыш ветераны пенсиягә бары 77 яшендә генә чыга. Бүгенге көндә дә ул җәмәгать эшчәнлеген туктатмый, буш вакытларында бакчачылык белән шөгыльләнә. Ә ел саен, 88 яшеннән башлап, 9 май һәм 2 август алдыннан Павел Кузьмич парашют белән сикерә.

Павел Кузьмич гвардиячеләр белән тандемда сикерә. Үзе генә сикерергә тели дә, әмма кече хезмәттәшләре рөхсәт итмиләр, десантчының сәламәтлеге турында борчылалар. Шул ук вакытта аксакалның сикерүгә әзерлек белән проблемалары юк, дип саныйлар. Бу физик характеристикалар ягыннан гына түгел, психология ягыннан да. Характерында шундый сыйфат: теләсә кайсы катлаулы ситуациядә тынычлык саклау. Ленинград астында немецлар позицияне бомбага тотканда, Клетнев тыныч кына йокларга ята. Язган икән, снаряд теләсә кайсы очракта да килеп таба, ди. Ә арыган солдат үзләрен яклый алмый. Шулай булгач, кайда куркыныч күбрәк? Сикерүләр белән дә шундый ук хәл. Рухи тигезлек һәр көнне дә күккә менәргә мөмкинлек бирә.

- Рус солдатының батырлыгы чиксез. Сугыш барысын да күрсәтте. Танкчылар да, очучылар да, пехота да. Минем полкташым, Архангельск өлкәсеннән Ломоносово авылыннан Прокопьев Галуша, граната белән танк астына ташланды, дошман территорияләренә безнең һөҗүмне тәэмин итте. Һәм мондый егетләр меңләгән, - дип аңлата Павел Кузьмич. - Бу аерым аң, безнең уникаль код. Аның турында сөйләү - минем бурычым. Шуңа да мин һаман сафта. Безнең укытучы бездә Ватанга тугрылык, аңа мәхәббәт тәрбияләде. Ә немецларның мондый батырлыклары юк иде. Безнең егетләр Ватаныбызның патриотлары булды һәм шулай булып кала да, бу барыннан да кадерле. Яшьләргә хәрби яшьлекне тапшыру һәм яшь буынны тәрбияләү буенча үз миссиямне әле төгәлләмәдем дип саныйм. Алда эшләр күп, һәм көч булганда, аны дәвам итәчәкмен.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы лаешта реклама 9 май

2
X