Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсиягә чыгу яше рәсми төстә арттырылды

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында үзгәрешләр турындагы федераль законны имзалады.

Үзгәрешләр законына ярашлы рәвештә ирләр өчен пенсиягә чыгу яше 65 һәм хатын-кызларга 60 итеп расланган. Пенсия яшен арттыру әкренләп 2019 елның 1 гыйнварыннан башлана һәм 10 ел дәвамында 2028 елга кадәр дәвам итә.

Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елгы ир-егетләргә һәм 1964 елда туган хатын-кызларга кагыла, ягъни 2019 елда шул тәртиптә 60 һәм 55 яшь тулучыларга. Пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларга кагылмый. Алар элек алган хокукларына ярашлы төстә пенсия һәм социаль түләүләрне алуны дәвам итәләр. Өстәвенә, эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләмен мең сумга арттыру күздә тотыла. Пенсиягә алдан чыгу буенча элекке хокук саклана. Өстәвенә пенсиягә алдан чыгуның яңа нигезләмәләре кертелә.

Тулырак мәгълүматны газета сайтыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы