Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Путин түләүләре" өчен документлар рәсмиләштерергә ашыгыгыз

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләргә гариза бирү өчен ике атнадан да азрак вакыт калды.

16 яшькә кадәр балалары булган һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә түләүгә элек гариза бирмәгән Татарстан кешеләре моны 30 сентябрьгә кадәр эшли ала.

Пенсия фонды өч яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5әр мең сум түләүләрне 2020 елның апреленнән башкара башлады, ә июнь аеннан башлап 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыра.

Россия Президентының 2020 елның 23 июнендәге Указы нигезендә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10ар мең сум күләмендә өстәмә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булды. Бу түләү гаризасыз тәртипкә ия – аны бирү айлык һәм/яки бер тапкыр бирелә торган түләү өчен тапшырылган гаризалар нигезендә автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.

Гаризаларны тутыру өчен түбәндәге документлар кирәк булачак: гариза бирүченең паспорты; түләү каралган һәр баланың туу турында таныклыгы; гариза бирүченең банк счеты реквизитлары (түләүне Россия почтасы бүлекчәләреннән алу каралмаган); баланың опекага алынуын раслаучы документлар (әгәр сез опекун булсагыз).

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Россия Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге балаларга түләү һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы