Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район мәктәпләрен тәмамлаучы104 укучы БДИ бирә

​​​​​​​Лаеш районы унберенче сыйныф укучылары математика, рус теле, физика һәм тарихтан профиль һәм база БДИләре тапшырдылар инде.

Автор фотосы

Югары һәм урта уку йортларына керү өчен 50гә якын булачак студент математикадан биремнәрне чишәләр.

Имтиханнар Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбендә үтә. Мәктәп коридорларында тынлык – БДИ шау-шу яратмый. Монда биремнәрне дөрес чишү өчен үҗәтлек һәм саф баш кирәк.

Мәктәп тәмамлаучылар парталарында ручка, паспорт, дару һәм кирәк була калса ризык кына. Моңа математикадан линейка, физикадан - линейка һәм программалаштырылмаган калькулятор, химиядән – программалаштырылмаган калькулятор, географиядән – линейка, транспортир, программалаштырылмаган калькулятор була ала. Әгәр БДИны сәламәтлек мөмкинлекләре  чикле балалар тапшырганда махсус техник чаралар булу күздә тотыла.

- Профиль дәрәҗәдәге имтиханны югары уку йортына техник белгечлекләр буенча укырга кергәндә математика кирәк булган балалар сайлады, - дип әйтеп үтте БДИ үткәрү пункты җитәкчесе Татьяна Афанасьева.

9 июньдә балалар җәмгыять белеменнән үз белемнәрен күрсәтәчәкләр, 14 июньдә – чит ил теле (язма) һәм биология, 16 июньдә – чит ил теле (сөйләм) һәм 20 июньдә – информатикадан имтиханнар көтә.

-Һәр имтихан нәтиҗәсе ике атна дәвамында билгеле була. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турында мәгълүматларны һәр укучы белем бирү сыйфатына мониторинг республика үзәге (РЦМКО) сайтында таба ала, - дип өстәде Анатолий Королев БДИ барган кабинеттан читтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Район мәктәпләрен тәмамлаучы104 укучы БДИ бирә