Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район психологлары эшне бергә алып барачаклар

Лаеш районы мәгариф идарәсенең психологик-педагогик хезмәте районның барлык психологларын берләштерәчәк.

Бу карар террорчылыкка каршы комиссия утырышында кабул ителде.

Бераз тарих.

2014 елда Лаеш районы җиһазлар сатып алуга һәм психологик-педагогик хезмәт булдыруга грант отты.

Район мәгариф оешмаларының педагог-психологлары һәм логопедлары бергәләп эшләү һәм үзара ярдәм күрсәтү өчен берләшәчәк. «Мәгариф идарәсе» МКУ базасында психологик-педагогик хезмәт терәк (опорный) буларак билгеләнгән, чөнки биредә барлык шартлар да тудырылган: методик, логопед, консультатив кабинетлар, сенсор бүлмәсе һәм тренинглар залы бүлеп бирелгән. Кабинетлар эш өчен грант кысаларында алынган кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Югары дәрәҗәдәге белгечләр эшли. Хезмәт республика һәм зонаара семинарларда катнаша, осталык сәгатьләре һәм тренинглар үткәрә.

Белгечләр балалар һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтәләр һәм логопедик коррекция алып баралар. Белем бирү оешмаларыннан сораулар буенча һәм яшүсмер, ата-аналар, педагоглар ягыннан шәхси мөрәҗәгать буенча эшлиләр. Елына ике тапкыр 5-11 сыйныф укучылары арасында социаль-психологик тест үткәрәләр. Елга бер тапкыр барлык мәктәпләрдә 4-11 сыйныф укучылары арасында суицидаль тәртип диагностикасы алып барыла. Опекага яки попечительлеккә алынган балалар, куркыныч төркеменә керүче, сөйләмендә тайпылышы булган балалар белән эшлиләр. Ата-аналар да игътибардан читтә калмый.

Хезмәткә мәгариф оешмаларыннан педагог-психологлар һәм логопедлар җәлеп ителә. Гомумән алганда, хезмәт 4600гә якын мәктәп укучысына һәм 2570тән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Психологик-педагогик хезмәтнең максаты - шәхесне үстерү өчен уңай социаль-психологик климат булдыру, балалар һәм яшүсмерләрнең гомуми кабул ителгәннән тайпылучы тәртибен профилактикалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы