Республика ярышларында Лаеш яшь армиячеләре алтынчы урын алдылар.
Cоветлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе укучылары командасы Ватан Геройлары көненә багышланган спортның хәрби-гамәли төрләре ярышларында катнашты.
Лаеш яшь армиячеләре республика ярышларында алтынчы урын алдылар.
Ярышларда Казан һәм Татарстан районнары мәктәпләреннән 15 команда көч сынашты. Яшь армиячеләр һәм кадетлар Калашников автоматын сүтү-җыюда, магазинны өйрәнү патроннары белән коруда һәм бушатуда, төеннәр бәйләүдә, туристлар карабиннарыннан чылбырлар җыюда, пневматик винтовкадан атуда, контроль-көч күнегүләр үтәүдә ярыштылар. Ярышлар йомгаклары буенча безнең район командасы алтынчы урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев