Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Республика тарихында үзеңне тап

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа конкурс нәкъ шулай атала.

Катнашу өчен, 100let.tassr@mail.ru электрон почтасы аша гаилә фотосын һәм күләме 1500 билгегә кадәр аның белән бәйле тарихны җибәрергә кирәк. Фотографияләрдә конкурста катнашучы үзе яки аның гаилә әгъзалары, яки ТРның тарихи вакыйгаларына һәм проектларына катнашы булган объект булырга тиеш. Тарихта фотографиянең тасвирламасы булу зарур, анда бу фотода сурәтләнгән кешенең сезгә кем булуы турында, (ФИО, яше, ул яшәгән ил/төбәк/торак пункт),  ул фотога төшкән урынның кайдалыгы, фото героеның бу урын белән ничек бәйле икәне турында сөйләргә кирәк.

Катнашучыларның фотосурәтләре һәм тарихлары ТАССРның 100 еллыгы сайтында бастылачак: http://100tatarstan.ru/contest/naidi-sebyav-istoriirespubliki. Сайтта урнаштырылган һәр сурәткә тәртип номеры биреләчәк. Катнашучылар өчен ресурска керүчеләр дә тавыш бирә ала.

Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча 2020 елның 21 апрелендә конкурсның ун финалисты билгеләнәчәк. Аларны тәртип номерларына очраклы жирәбә салу ысулы белән сайлаячаклар, аны махсус кушымта ярдәмендә үткәрәчәкләр. Финалистларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Финалистларның 10 эшеннән жюри бер җиңүчене сайлап алачак. Аның исемен 27 апрельдә атаячаклар. Ул төп приз – Apple IPhone смартфоны алачак.

Конкурсны оештыручы - «Татарстан» журналы редакциясе. Конкурсны үткәрү вакыты - 2020 елның 4 мартыннан 20 апреленә кадәр.

 

Реклама хокукында 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы