Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

РФ Тикшерү комитеты компетенцияләре турында

Тикшерү комитетларының төп бурычларының берсе – җинаятьләрне Россия җинаять процессуаль законнарына ярашлы итеп оператив һәм сыйфатлы тикшерү.

Тикшерү комитеты тикшерү органнарына мөрәҗәгать иткәндә түбәндәгеләрне истә тоту зарур:

-Башкарма хакимият  органнары, аларның вәкаләтләре булганда тикшерү һәм суд органнары вазифаи затлары кабул иткән карарларның законлылыгын һәм нигезле булуын тикшерү РФ законнары белән билгеләнгән кагыйдәләр буенча башкарыла һәм аларны кабул иткән вазифаи затларга карата җинаять эзәрлекләве ясалмый.

Тикшерү органнары мөрәҗәгать итүчеләр, алар кабул иткән карарлар белән риза булмаган, судьялар, прокурорлар һәм башка тикшерү органнары хезмәткәрләренә карата җинаять эше торгызуны таләп иткән мөрәҗәгатьләрне тикшерми.

Әгәр граждан суд карары белән риза булмаса һәм тикшерү комитетына гариза белән мөрәҗәгать итсә, аның хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчегә карарны РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә аның шикаять бирүгә хокукы булуын аңлата гына алалар.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яки башка вазифаи затларның гражданнарны административ җаваплылыкка тарканда алар җибәргән бозулар турында хәбәр ителгән мөрәҗәгатьләр прокуратура органнары компетенциясенә керә.

Тикшерү комитеты мөрәҗәгать итүче дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вазифаи затларының гамәлләре яки карарлары белән риза булмавын белдергән, ә алары гражданнарның хезмәт, торак яки башка хокукларын бозуга китергәндә, җинаять билгеләре булмаганда, мондый мөрәҗәгатьләрне карамый һәм тикшерми. Тикшерү комитеты органнарына мондый мөрәҗәгатьләр кергәндә гражданга аның гаризасы билгеләнгән проблемаларны хәл итү компетенциясендә булган тиешле органга җибәрелүе турында хәбәр җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X