Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәдака өләшеп Туган илне якларга китте

Үз теләге белән Украинага махсус операциягә киткән һәм анда һәлак булган Ренад Мәҗитовны Татар Янтыгында яшәүчеләр бар авыллары белән соңгы юлга озаттылар.

Автор фотосы

Якташларын искә алу өчен авыл мәчете янына дуслары, туганнары һәм якыннары җыелды. Ренад 1972 елның 1 сентябрендә Үзбәкстанның Гөлистан районы Орджоникидзе авылында туган. 90нчы еллар башында әтисе Вакыйф Мәҗитов янына Лаеш районының Татар Янтыгы авылына кайта һәм шунда кала.

Кече туган җирендә ул озак яшәми. Әтисе вафат булгач Казанга китә, сирәк кенә әтисе Вакыйф абый каберенә кайта һәм мәчеттә була. Авыл халкы сүзләре буенча, аның бабасы үз вакытында Татар Янтыгында мулла була. Туган мәчете безнең геройның соңгы тукталышы була. Сугышчыны мөселман йолалары буенча хөрмәтләп җирләделәр.

Якташлары 16 майда Ренад Вахит улының Татар Янтыгына кайтуы, мәчеткә сәдака калдыруы, әтисе кабере янында булуы һәм Ватанны сакларга китүе турында сөйләделәр. Бу хакта ул 17 май көнне туганы Михаил Моисеевка хәбәр итә, ә ул чакта Ренад Украина чигеннән 30 километр гына була: “Миңа шалтыратмагыз, элемтәгә үзем чыгармын”, - дип трубканы куя. Үзенең контракт буенча хезмәт итәргә китүе турында ул туганнарына әйтми.

Үз теләге белән Туган ил алдында бурычын үтәргә китә һәм цинк табутта кайта. Җирләргә Самарадан абыйсы Михаил килгән. Кыз туганы сәламәтлек торышы буенча килә алмаган. Хушлашырга Казаннан икетуган өч ир туганы кайткан: “Ренадның язмышы җиңел булмаса да йомшак күңелле иде”, - диде аларның берсе – Рафыйк Габдрахманов. “Ренад Вахит улы нинди кеше иде?” – дип соравыма авылдашлары күз яшьләре аша: “Бик акыллы, тыйнак, әйбәт иде. Алтын куллы кеше, янәшәдәгеләргә гел ярдәм итәргә тырышты”, диделәр. Матәм митингында Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Татарстан президенты каршында эшчәнлек тәэмин итү буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Глеб Макаров кайгы уртаклаштылар. Сугышчы турында, аның Татарстан һәм Россия алдындагы хезмәтләре турында сөйләделәр. Татар Янтыгында яшәүчеләр дә мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм дусларының кайгыларын уртаклаштылар. Районның хәрби комиссары Александр Афанасьев биографиясен кыскача укыды һәм Ренад Мәҗитовның тормышы турында әйтеп үтте. Армия хезмәтен ул Үзбәкстанда Сыр Дәрья өлкәсе хәрби частендә үткән. Танк гаскәрләрендә механик-йөртүче вазифасында булган. Еллар узгач 2022 елның 17 маенда үзе теләп Украина территориясенә кергән.

Оркестр озатуында мактаулы эскорт авыл зиратына юл алды. Ренад Вахит улын хәрбиләрчә зурлап озаттылар. Өч залп салюты авазлары астынды җиргә иңдерделәр. Шамил хәзрәт җеназа укыды, мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Үз гомерләре бәрабәренә Туган илне яклаучыларга дан. Алар рядовой Ренад Вахит улы Мәҗитов кебек үзләреннән соң җирдә якты эз калдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Сәдака өләшеп Туган илне якларга китте