Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шакшы суларны җиргә агызыган өчен җавап бирергә туры киләчәк

Лаеш районында прокурор тикшкрүләре нәтиҗәсендә канализация суларын җиргә агызу факты буеча җинаять эше кузгатылды.

-Прокуратура хезмәткәрләре табигатьне саклау законнары үтәлешен тикшерделәр, - дип аңлатып китә Марат Шәрәфетдинов. -  Лаешның Производственная урамындагы күп квартирлы йорт янындагы канализация коесы тулу сәбәпле шакшы сулар шактый озак вакыт 216 кв.мдан артык мәйданга агып яткан. Бу җирдән анализга алынган туфракта азот аммоние концентрациясе  рөхсәт ителгәннән биш тапкыр артык булуны күрсәткән.

Җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология прокуратура Лаеш районы