Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сине аңлаучы һәм тыңлаучы әти булу бәхет бит ул

“Яраткан әтием! Син иң-иң яхшы!” – һәр бала шушы сүзләрне әйтү турында хыяллана.

Чыннан да янәшәңдә сине саклаучы, яклаучы, өйрәтүче, аңлатучы әти булу үзе бәхет бит. Гаилә институтын ныгыту һәм балаларга тәрбия бирүдә әтиләр әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән илебездә  Әтиләр көне булдырылды.

Әтиләр көне кысаларында Лаеш районында күп кенә чаралар үтте. Бу бәйрәмне концертлар, спорт ярышлары, сыйныф сәгатьләре, төрле бәйгеләр, “Менә нинди ул минем газиз әтием!” темасына фотоэшләр һәм рәсемнәр күргәзмәләре белән билгеләп үттеләр.

 

Лаешта борынгы уенны яратучыларны шахмат турнирына чакырдылар. Аны оештыручыларның берсе булган Илья Гордеев сүзләре буенча ярыш Татарстан Республикасы Әтиләр берлеге тәкъдиме белән Лаеш районы җитәкчелеге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә үткәрелде. Шахмат такталары артына 25 әти һәм бала утырды, араларында тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Катнашучыларның барысына “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны тәрбиягә күп бала алган Никифоровлар гаиләсе алды, Вәлиевлар гаиләсе икенче, Аббасзаде гаиләсе өченче булды.

 

-Әтиләр көненә багышлап үткәрелгән шахмат ярышлары – бу буыннар диалогы, - дип  исәпли Илья Гордеев.

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә беренче сыйныф укучылары класс сәгатенә  Данияр Камаловның полицейский булып эшләүче әтисе килде. Лаеш районы эчке эшләр бүлегенең “Столбище” полиция бүлеге начальник урынбасары Динар Камалов полицейскийларның катлаулы эшләре хакында сөйләде һәм яхшы полицейский яки табиб, машина йөртүче яки укытучы булу өчен тырышып укырга кирәклеген әйтеп үтте. Үз әтиләре Валерий Никифоровны үзенең дүрт һәм тәрбиягә алган тугыз баласы Әтиләр көне белән котлады. Ул 2010 елдан тәрбиягә бала алган ата. 13 бала тәрбияли: дүртесе үзенеке һәм тугызы тәрбиягә алган. Күп балалы ата өстәвенә бәхетле бабай да: аның сигез оныгы бар. Валерий Дмитриевич Казан дәүләт мединститутын тәмамлаган, 1968 елдан балалар хирургы булып эшләгән, Лениногорский балалар хастаханәсендә 23 ел балалар хирургиясе бүлеге мөдире вазифасын биләгән. 2020 елдан Лаеш район хастаханәсендә балалар хирургы, уролог-андролог булып эшли.

 

Атабайның “Чишмәкәй” балалар бакчасына йөрүчеләр “Әти белән бергә” акциясендә актив катнаштылар. Алар җир йөзендәге барлык әтиләр өчен видеокотлау әзерләгәннәр. Комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында “Бергә бер” дигән фото-акция булган.

Районның күп кенә балалар бакчалары һәм мәктәпләре бик тә матур видеокотлаулар әзерләгәннәр. Алар газета сайтының “Җәмгыять” һәм “Видео” рубрикаларында урнаштырылды.

 

Белешмә өчен:

Россиядә Әниләр көне 1998 елдан үткәрелә. Бәйрәм Россия Президенты Борис Ельцинның 1998 ел 30 гыйнвар карары белән булдырылды һәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Сине аңлаучы һәм тыңлаучы әти булу бәхет бит ул