Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Смартфонны хат ташучы отты

Лаеш районы “Камская новь»- “Кама ягы” газетасына язылучылар арасында призлар уйнату булды.

“Газетага языл һәм смартфон от” акциясендә катнашкан кырык сигез кеше үз квитанцияләрен җибәрде. Исегезгә төшерәбез, анда 27 майдан 27 июньгә кадәр 2019 елның икенче яртысы өчен безнең газетага язылучылар катнашты.

Җиңүчеләрне сайлауда алты яшьлек Лана Павлова һәм тугыз яшьлек Илья Мизинов ярдәм итте. Малай барабан әйләндерде, ә кызчык кәгазьләрне алды.

Төп призны Лидия Габитова  - 19 ел хат ташучы булып эшләүче отты.

-1987 елда Болгардан Лаешка күчеп килүгә “Камская новь”ны ала башладык, - дип уртаклашты соңрак җиңүче. – Телефон отуыма бик шатмын! Шалтыратып бүләк тапшыруга чакыргач ышанмадым да. Ә газета белән элемтәне өзәргә җыенмыйм, анда яхшы яңалыклар шактый. Мин “КН”ны күптән алам һәм башкаларга да киңәш итәм.

Тагын берничә әбүнәчебез призлар отты. Төрелгән блокнотларны В.А. Ватагин һәм Р.В. Воркунов ала. Гөлсинә Токтагулова, Е.М. Фадеева, Е.Н. Хатыйпова һәм О. Германовага ручкалар чыкты. Р.П. Потапова һәм Л.А. Пылаева гади блокнотлар отты.

Призларны газета редакциясендә бу адрес буенча алырга була: Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт, 2 офис (нотариаль контора бинасының арткы ягы).

Район газетасына язылыгыз, призлар отыгыз һәм Лаеш районы тормышындагы вакыйгалар курсында булыгыз!

Реклама хокукында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы