Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Снегокат һәм “ватрушка " ышанычлы кулларга эләкте

«Кышкы әкият» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү анда катнашка өлкәннәргә дә, җанатар балалар төркеменә дә күп шатлык китерде.

Надежда Исхакова фотосы

Кызыклы фоторәсемнәрне «Камская новь» почтасына даими укучыларыбыз җибәрде. Кышкы пейзажлар белән бергә балаларның кардагы уен-көлкеләре дә урын алды. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар катнашучылар өчен бердәм тавыш бирделәр һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр.

Өченче урынны Гөлия Хәлиуллина яулады. Ул диплом һәм сандыкчыктагы лотога ия булды. Хәзер аның бөтен туганнары һәм дуслары кичләрен уен артында файдалы үткәрә алачак.

Икенче урынны Владимир Колягин яулады. Аңа диплом һәм тюбинг – өреп кабартылган «ватрушка» тапшырылды, аның белән оныгы таудан шуып уйнаячак.

Интернет-тавыш бирү юлы белән конкурсның җиңүчесе итеп Марат Шабаев билгеләнде. Хатыныннан, улыннан һәм кызыннан торган җанатарлар төркеме ул беренче урын өчен диплом һәм конкурсның төп призы - снегокатны алган вакытта бик кайнар котлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар яңа кышкы хәрәкәт итү чарасын гаилә балансына бик теләп кабул иттеләр.

Җиңүчеләр өчен призларны «Форт-Римэкс» ЧҖҖ бирде. Предприятиенең үсеш планнары зур: яңа бонус программасы гамәлгә кертелә, АЗС кибетләрендә товарлар ассортиментын яңарту һәм киңәйтү планлаштырыла. "Форт-Римэкс" ЧҖҖ - һәрчак яхшы бензин!

«Камская новь» газетасы сайты конкурсларында призлар алу реаль хәл. Фотолар җибәрегез, дусларыгыз, туганнарыгыз һәм танышларыгызның тавышларын җыегыз һәм җиңегез!

Реклама хокукларында, 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы