Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугышта фашистлар белән сугышкан, ә тыныч тормышта җинаятьчеләр белән көрәшкән

Бөек Ватан сугышында катнашучы Александр Николаевич Карсалов Лаеш районы эчке эшләр бүлегендә 1965 елдан эшли, ә 1974 елда Алексеевски бүлегенә начальник урынбасары итеп күчерелә, шуннан пенсиягә китә.

Ул 1926 елда Шуранда крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисен, Николай Евдокимовичны хөрмәтле кеше буларак, “Путь Ленина” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Бөек Ватан сугышы вакытында Александр очучылар әзерләү училищесына укырга керергә омтыла, әмма күрү сәләте буенча алмыйлар. Вакыты җиткәч егетне сугышка алалар. Сугыш беткәч Германиядә, Украинада хезмәт итә. 1955 елда запаска чыгып Лаешка кайта. Монда кичке мәктәп тәмамлый. Чиләбе пединститутына укырга керә, аннан Казанга юридик факультетка күчә. 1964 елда аны юл күзәтчелеге инспекторы вазифасына милициягә эшкә чакыралар.

Әмма Александр Николаевич чын хезмәт – җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә дип исәпли. Бу бүлекнең бик тә зирәклек таләп итә торган иҗади эше җәлеп итә.

Һәр тарихи этапта – үз кыенлыклары, әмма җинаять-процессуаль кодексны үтәүгә таләпләр һәрвакыт бик җитди була. Шуңа күрә җинаять булган урыннарда озак эшлиләр, барысын җентекләп карыйлар һәм дәлилләр туплыйлар, урынны фотога төшерәләр һәм башка кирәкле тикшерү гамәлләре алып баралар.

-Участковыйлар җинаятьчеләрне эзләүчеләр белән тыгыз элемтәдә, - дип ышана Александр Карсалов. – Алар җирле халыкны яхшы беләләр, бу эштә ярдәм итә. Чирпыда Александр Ватагин көчле участковый булды, ул авылдашларының абруен яулаган иде. Аның ачылмый калган бер генә эше дә булмады. Ватагин беркайчан да ярдәм сорамады, барысын үзе эшләде. Степан Григорьев һәм Мөхәммәт Галиев шундый ук тәҗрибәле участковыйлар иде.

Бер тапкыр Сокурыда булган очрак халык белән үзара эшчәнлек мөһимлеге һәм крестьян зирәклеге турында сөйли.

Мишәгә Казаннан ял итүчеләр еш килә, ә 6-8 кешелек Сокуры хулиганнары төркеме аларның әйберләрен урлыйлар. Әмма бер тапкыр киресе була: үзләре өчен каршы тора алган  ике Казан егетенә очрыйлар.

Сокуры егетләре читтән килгәннәрне авыл башында очраталар – аларның Обуховога барулары була, аларга бәйләнә башлыйлар. Шунда Казан егетенең берсе обрездан ата, авыл егетен яралый.

Вакыйга урынына опергруппа составында Александр Карсалов та бара. Ә ул арада Обухово хатыннары борчак теземнәре әйләндерәләр. Һәм анда борчак астында пакетлар табалар, ә аларда – куртка, свитер, шәраб, ашамлыклар. Хатыннар бу табылдыкны бүлешәләр һәм бу хакта бер кешегә дә сөйләмәскә килешәләр.

-Атучыга чыгу өчен бернинди эз юк. Эшнең ачылмый калу ихтималы булды, – дип искә ала Александр Николаевич. – Әмма хатыннар хатыннар инде. Бер дустына ычкындыра, тегесе икенчесенә, шулай итеп авылда сүз тарала, бу хәбәр безгә дә килеп җитте. Хәтта кемдә куртка һәм журнал булуы да. Бу хатын өенә керәм. Өйдә кечкенә улы гына. Ишек янында куртка эленеп торуын күрдем. Малайдан сорыйм:

-Бу кемнеке?

-Абыйныкы. Әни аны каяндыр бер атна элек алды.

Шунда тумбочкадагы журналга күзем төште. Анда хат ташучы кулы белән Казан адресы язылган. Тиздән хуҗабикә дә кайтты. Аның белән сөйләшә башладым. Эленеп торган яңа кием турында сораштырам. Ә ул “Сатып алдым”, - ди. Мин хәйләлек белән алырга булдым.

-Ярар. Сине көмешкә куа диләр. Ә мин аны тапсам?

Хатын курыкты һәм үзенең басуда әйберләр табуы турында сөйләп бирде.

Без журналда күрсәтелгән адрес буенча Казанга киттек. Шикле тоелган кешеләрне куркытмас өчен Лаештан килгән милиция мотоциклын йорттан ерактарак калдырдык. Ишекне шакып үзебезнең кем булуыбызны аңлаттык. Егет өйдә юк иде, әтисе белән сөйләштек.

-Сезнең улыгызны кыйнап курткасын алганнар. Без шуны китердек.

-Кыйнаганнар? Алар үзләре теләсә кемне кыйный алалар! Менә 15 минуттан алар балалар мәйданчыгына җыелалар. Аларны шунда күрерсез.

Көтә башладык. 15 минут, 30, сәгать, сәгать ярым көтәбез.

-Аларга ни булган? Һәрчак бу вакытта монда булалар, - дип гаҗәпләнә гаилә башлыгы.

Без керү урынына төштек – ә анда Казанның милиция УАЗигы тора! Егетләр шуннан курыкканнар һәм качканнар. Әмма без аларны тиздән таптык һәм кулга алдык.

Александр Николаевич теләсә нинди хәлдә дә үзен ышанычлы тота, хәтта куркыныч янаганда да. Ничектер аңа Обуховода исерек өй хуҗасының ау мылтыгы алып дулавы турында хәбәр итәләр. Янына барырга куркалар.

-Шунда килеп җиттек. Мин өйгә кердем. “Син нәрсә тавыш кубарасың? – дип сорыйм.- Әйдә , киттек”. Ул бер сүзсез мотоцикл бишегенә утырды. Ә безгә тоткарланучыларны мотоциклда йөртү тыела. Әмма минем башка транспортым юк. Шуңа күрә ирне мотоциклга бәйләргә булдым. Ничек кенә сәер тоелмасын, ул каршы булмады. Шулай итеп аны бүлеккә алып килдем.

Карсалов үзенең беренче эшен көлеп искә ала.

-Кышлый умарталыктан бал урлыйлар. Мине җинаять урынына җибәрделәр. Мин карак эзе буйлар чокыр-чакыр аша, урман буйлап 15 чакрым юл үттем, туңдым. Питрәч районына килеп чыктым һәм беренче авылда ук угрыны тоттым, кәрәзле балны таптым. Барысын тиешенчә документлаштырдым. Ә кәрәзләр буш иде... Лаешка җәяү киттек, әмма монысында юл буйлап. Эш кузгаттык, урлау очрагын ачтык. Шунда мине прокурор Михаил Иванович Демагин чакырды һәм сорап куйды:

-Бу синең беренче эшеңме? Син, әлбәттә, барысын дөрес эшләгәнсең. Булдыргансың. Беләсеңме, әйдә аны ябыйк. Кара әле, монда бал юк диярлек, булса да бал кашыгы гына. Аның өчен кеше тормышын җимермик.

Александр Николаевич Карсалов сугышчан медальләр белән бүләкләнгән, милициядә хезмәт иткәндә күп тапкырлар билгеләп үткәннәр. Хәзер ул Алексеевскида яши.

2018 елда ветеранга 92 яшь тулды. Ул көр күңелле. Милициядә хезмәт иткән елларны, күп кенә җинаятьләрне ачкан коллегаларын рәхәтләнеп искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы