Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Бу көн илебез тарихының фаҗигале сәхифәләре турында искә төшерә.

ХХ гасырның беренче яртысында миллионлаган кеше үзләре беркайчан да кылмаган җинаятьләрдә гаепләнә. Әхлакый һәм физик җәзалар репрессияләнүчеләрнең үзләренә генә түгел, аларның туганнары һәм якыннарына да кагыла.

Бу фаҗига беркайчан да кабатланмасын өчен, без үткәннең ачы дәресләрен белергә һәм истә тотарга, истәлекләрне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.

Лаеш районының барлык халкына, аларның туганнарына һәм якыннарына сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек телим.

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы