Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар Янтыгында кече бизнес эшен җанландыралар

Татар Янтыгы авыл җирлеге гражданнар җыенында ирешелгән уңышлар һәм 2022 елда хәл ителәсе проблемалар турында сөйләштеләр.

Җирле хакимиятнең төп бурычы – авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту, эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар булдыру, тормыш иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү.

Башка авыл җирлекләрендәге кебек үк җыенга килүчеләрне музыка һәм җырлар белән каршыладылар. Кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Авыл кешеләре үзешчән артистлар концертын карады. Ә аннан җыен башланды.

Төп чыгышны Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Нәзир Мифтахов ясады. Авылда төп гомумбелем мәктәбе уңышлы эшли, анда 12 укучы белем ала. Алар кайнар аш белән тәэмин ителә. Нәзир Мифтахов сүзләре буенча, мәктәпнең матди-техник базасы яхшы. Укучылар өчен уку һәм тәрбия өчен барлык шартлар булдырылган.

Авыл кешеләре тормышында мәдәният йорты һәм китапханә зур урын алып тора – бу ике мәдәният учагын янтыклылар аеруча үз итә. Мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылары район бәйгеләрендә катнашалар, еш кына призлы урыннар алалар. Мәдәният йорты белгечләре төрле планлы чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, уеннар һәм күңелле әйлән-бәйлән авыл чыршысын ачканда бар халыкны җыйган.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә зур игътибар бирелә. Яңа ел алдыннан аларның өйләренә барганнар, котлаганнар һәм бүләкләр тапшырганнар.

Татар Янтыгында яшәүчеләр китап укырга яраталар. Шуңа күрә китапханәнең китап фонды даими яңарып тора. ФАП, почта бүлеге, мәчет һәм ике шәхси кибет авыл халкының яшәешен уңайлы итүдә булыша.

Җирлектә бер КФХ, бер эшмәкәр агач эшкәртү белән шөгыльләнә, өчесе – үзмәшгуль.

Авылда яшәүчеләр эш сөяләр, үз авылларын яраталар. Ярдәмче хуҗалыкларында 121 баш мөгезле эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, бал кортлары асрыйлар. Үзара салым акчаларына (1000әр сум җыйганнар) суэтем башня урнаштырганнар. Хәзер авылны өч башня су белән тәэмин итә.

-Бездә чишмәләр күп, шуның сигезен авылда яшәүчеләр үз көчләре белән төзекләндерделәр, - дип әйтеп үтте Нәзир Мифтахов. – Авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирәбез. Кышлый урамнар кардан чистартыла. Кайбер проблемаларны үзебез хәл итәбез. Мәсәлән, Брыска елгасын кондызлар ясаган буачыклардан, Пожар тыкрыгын куаклардан чистарттык, янгын гидрантына будка эшләдек.

2022 елга планнар турында әйткәндә, җирлек башлыгы әһәмиятлеләрен генә атады. Алар арасында – хуҗасыз йортларны алу, Нагорная урамына вак таш җәю, шәхси эшмәкәрләр, гаилә фермалары эшен җанландыру, инвестицияле юнәлешләрне үстерү.

Җыен азагында актив авыл кешеләрен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Татар Янтыгында кече бизнес эшен җанландыралар