Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан халык санын алуга әзерләнә

Республикада Бөтенроссия халык санын алу-2020не (ВПН-2020) үткәрүгә әзерлек буенча беренче чираттагы чаралар гамәлгә ашырыла. Әзерлекнең ничек баруы турында хәбәрчебез сорауларына Лаеш районында дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгече Гөлшат Карсалова җавап бирә.

Татарстанда халык санын алуны кем җитәкли?

-2020 елның октябрендә Россия Федерациясенең бар территориясендә Бөтенроссия халык санын алу үтәчәк. Татарстанда ВПН-2020не үткәрү буенча комиссияне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Шундый ук комиссияләр республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында булдырылган.

Нинди эшләр башкарылган инде?

-1 октябрьгә республиканың барлык торак пунктларында адреслы хуҗалыклар торышын тикшерү үткәрелде. Аларның йомгаклары буенча 60,2 мең йортның номер билгеләрен урнаштыру яки алыштыру таләп ителә (йортларның гомуми саныннан 9,8%). Теркәүчеләр йорт адресы исемлекләренә һәм картография материалларына төгәллекләр керттеләр. Аларга гражданнар яшәргә яки вакытлыча булырга мөмкин булган барлык йортлар кертелде.

Татарстанда халык санын алуны үткәрүгә 9,8 мең кеше җәлеп ителәчәк. Сан алучының таныклыгы, махсус экипировкасы - портфеле һәм шарфы булачак. Таныклык паспортны күрсәткәндә гамәлдә була.

2020 елгы сан алуның уникальлеге нидә?

-Киләсе сан алуда төп акцентны яңа технологияләр куллануга ясаячаклар:

-кешеләр дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында электрон сан алу битләрен мөстәкыйль төстә тутыра алалар,

-сан алуны МФЦда үтәргә мөмкин,

-сан алучылар кәгазь бланклар урынына планшетлар кулланачаклар.

Яңалыклар керү аркасында сан алу процессы уңайлырак булачак.

 

 

2020 елда халык санын алуРоссиядә беренче санлы (цифрлы) халык санын алу.

 

 

Интернет-сан алуны мөстәкыйль төстә ничек үтәргә була?

-2020 елның 1 октябреннән 25енә кадәр илнең Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) стандарт исәп язмасы булган һәр кешесе, «Госуслуги» порталында «Пройти перепись населения» хезмәтен сайлап, интернет-сан алуны мөстәкыйль төстә үтә ала. Шул ук вакытта электрон сан алу битен үзеңә генә түгел, гаиләң әгъзаларына да тутырырга мөмкин. Интернет-сан алуны Интернетка кереп була торган кунак компьютерлар булган МФЦда да үтәргә була. Интернет-сан алу сораулары сан алучыларныкы кебек үк. Интернет-сан алуда катнашучы һәркем сан алуны үтүне раслаучы санлы код алачак, аны сан алучыга атарга кирәк булачак.

Халык санын алу нәрсәгә кирәк?

-Халык санын алу – ул халыкның, аның санының, халыкның территориядә урнашуының, социаль-икътисади, демографик һәм этнолингвистик характеристикаларының моменталь сурәте.

ВПН-2020 вакытында конфиденциальлек сакланачакмы?

-Халык санын алу тулысынча конфиденциаль, чөнки статистика саннар белән эшли, аңа конкрет кешеләрнең персональ мәгълүматлары кирәкми. Шуңа күрә ВПН-2020дә керемнәр күләме турында сораулар юк, бары аларның чыганаклары турында гына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сан алу