Теләге булганнарга — чиста су
Лаешта «Чишмә» проекты буенча чиста сулы чыганак ачылды
Эчә торган яңа чиста су чыганагы шәһәр мәчете янәшәсендә ачылды.
Чишмәне тантаналы ачу мәчеттә җомга намазы укылгач булды. Аны ачуга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, Казанның Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, социаль тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге директоры Азат Гайнетдинов һәм башка кунаклар чакырылган иде.
-Бүген районда 13енче һәм Лаешта беренче чишмә ачыла. Ул бар кеше өчен, нинди милләттән һәм нинди диндә булуга карамастан барыбызга, рәхим итегез. Мондый биналар — әйләнә-тирәдәгеләр өчен зур ярдәм, чөнки һәр кеше суга мохтаҗ. Су булган җирдә тормыш та була, — диде ачу тантанасында Наил хәзрәт.
Бүләкләү тантанасында төзелештә һәм Лаеш районы социаль проектларында катнашучыларның барысы хөрмәтләнде.
-Бу яхшы проект һәм республикада бердәнбер. Зур эш башкарылган: скважина борауланган, су табылган, аны фильтрлыйлар, алып эч кенә. Бу безнең меценатлар ярдәмендә тормышка ашырыла торган проектларның берсе. Алар аны чын күңелдән эшлиләр. Киләчәктә дә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, — дип билгеләп үтте Илдус Фатыйх улы.
Азат Гайнетдинов Лаеш районының «Родной край — Туган як» якташлар берлеге ярдәмендә тормышка ашырыла торган башка социаль проектлар турында да сөйләде. «Приют человека», М-12 трассасында ике иман бүлмәсе һәм берничә яңа чишмә ачылган. Янгыннан зыян күрүчеләргә йорт салу дәвам итә. Киләсе елга планнар арасында — яңа мәчет янында чишмә төзү.
-Лаеш районы — бу бар республика өчен үрнәк, — диде Мансур хәзрәт. — Монда мәчетләр төзелгән, мәдрәсә эшли. Ә хәзер чиста су чыганаклары ачыла.
Аннан соң теләге булганнарның барысы чиста судан авыз иттеләр, аның тәменә һәм йомшаклыгына бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев