Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әти-әниләргә ярдәм һәм балалар өчен шатлык

Балалар бакчаларында урыннар җитмәү проблемасы Лаеш районында да шактый кискен тора. Әмма “Демография” милли проекты аркасында алга таба берьюлы ике адым ясалды.

Беренче адым – Кече Елгада капиталь ремонттан соң “Алтынчәч” балалар бакчасын ачу. 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасы үз йөзен тулысынча үзгәртте. Барлык бүлмәләр, коридор, актлар һәм спорт заллары, санузеллар яңартылды, тәрәзәләр алыштырылды һәм түбәсе яңадан ябылды. Бакчага заманча җайланмалар, китаплар һәм уенчыклар сатып алынды. Бакча территориясендә резина белән ябылган һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәресләр өчен мәйданчыклар барлыкка килде.

-Татарстан җитәкчелеге тарафыннан мәгарифкә һәм киләчәк буынга бик зур игътибар бирелә, - дип билгеләде Михаил Афанасьев. – Муниципаль хакимиятләр алдында торучы бурыч – халыкны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү. Һәм ул хәл ителәчәк.

Икенче адым – Усадыда ачылган «Айтишка» балалар бакчасы. Ул 260 баланы сыйдыра алачак, шуның өстенә 120 урын ясле төркемнәренә исәпләнгән.

-Бу бакчага йөрүче балалар үсеп җитеп тырыш укучыларга һәм киләчәктә – көндәшлеккә сәләтле белгечләргә әверелерләр, дип өметләнәм, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. – Мондый балалар бакчалары барлыкка килү демографик хәлгә дә, территориянең тулаем үсешенә дә шактый зур йогынты ясый.

Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов «Айтишка» мөдире Гүзәл Гурьяновага 100 мең сумга сертификат тапшырды. Бинаны төгәл срокта һәм югары сыйфатлы итеп төзегән төзелеш оешмалары җитәкчеләре дә бүләкләр алды.

Балалар бакчасын ачуның мактаулы хокукын балаларның үзләренә тапшырдылар. Алар ишек каршында торган компьютерга пароль керттеләр, шуннан соң яңа белем бирү учреждениесе ишекләре ачылды.

Кунаклар өчен экскурсия үткәрделәр. Алар кухняны, уен бүлмәләрен карадылар, балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләделәр. Ә “Айтишка”ның яшь тәрбияләнүчеләре музыкаль бүләк – рус биюе әзерләгән.

“Мәгариф” милли проекты әйләнешен арттыра бара. Лаеш районында яңа мәктәпкәчә уку йортларын төзү һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләүне дәвам итәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы балалар бакчасы кече елга