Түләмәүчеләр җаваплылыктан кача алмыйлар
2018 елның биш аенда Лаеш районында яшәгән административ җәзаларын үтәмәгән кешеләргә карата 250 материал төзелгән.
Бу материаллар карау өчен судка җибәрелгән. Алар буенча, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә ярашлы төстә җәза чыгарыла. 11 кеше административ кулга алынды, берсе – мәҗбүри эшәргә тартылды. 172 кагыйдә бозучы штрафны икеләтә күләмдә түләячәк. Әлегә калган эшләр суд каравында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев