Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тормышын мәктәпкә багышлаган

10 август көнне Хәерби мәктәбе укытучысы Рөстәм Садриевич Хәсәнов педагогик эшчәнлегенең 35 еллыгын билгеләп үтте.

Ул мәктәптә 1985 елның 10 августыннан укыта башлый. Менә 35 ел инде Рөстәм Садриевич авыл малайларын укыта. Аларны агачтан искиткеч әйберләр ясарга, коралларны кулда тотарга, станокларда эшләргә өйрәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район күләмендә оештырылган гамәли иҗат эшләре күргәзмәләрендә аның укучыларының эшләре призлы урыннар ала.

Дәресләрдән тыш, Рөстәм Хәсәнов шахмат һәм туристлык түгәрәкләрен, хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядын алып бара. Ул моны шулкадәр профессиональ дәрәҗәдә башкара ки, Хәерби мәктәбе туристлары командасы Лаеш районында иң көчлеләрнең берсенә әйләнде. Хәерби шахматчылары 2019 елда «Кама ягы» уздырган шахмат турниры кубогын яулады. Яшь инспекторлар ярышларда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәктәпнең Рөстәм Садриевич җитәкчелек иткән хәрби-диңгез флоты музее бик популяр.

Рөстәм Хәсәнов - укучылар, аларның әти-әниләре һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы укытучы лаешта реклама Хәерби