Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Төп призны УГЗ хезмәткәре отты

​​​​​​​“Кояш. Яз. Каникул” конкурсының өч лидеры файдалы һәм кирәкле әйберләр, гаджетлар алдылар.

Автор фотосы

“Камская новь” газетасы редакциясе оештырган конкурста финалга чыккан алты фоторәсем катнашты. Шуларның өчесе җиңде.

Лаеш мәктәбенең тугыз яшьлек укучысы Лана Павлова өченче урынга чыкты һәм чыбыксыз колакчын алды.

-Миңа үзем откан колакчын бик ошады, - диде сөенеп  хәзер инде дүртенче сыйныф укучысы булган кыз, - алар матур, уңайлы, кызыл төс миңа бик килешә.

 Илфат Хөсәенов һәм Регина Сухарева икенче урын алдылар һәм акыллы сәгатькә ия булдылар. Аларны приз “Камская новь” газетасы редакциясендә бу адрес буенча көтә: Лаеш, М. Ульянова урамы, 56 йорт.

Конкурсның төп призын – гриль табасын гражданнарны саклау идарәсе бердәм хезмәт хезмәткәре Эльза Әскәрова отты, ул конкурска үзенең җиде яшьлек улы Самир фотосын җибәргән иде.

-Конкурс турында социаль челтәрләрдән белдем һәм фото җибәрдем. Минем өчен барлык туганнарым һәм дусларым тавыш бирде, - дип сөйләде җиңүче. – Призлар лаеклы булганга катнаштым. Бу кыен түгел бит – туганнарыңны һәм якыннарыңны фото өчен тавыш бирергә сорарга гына кирәк. Алар ярдәмендә мин җиңдем һәм хуҗалыкта бик тә кирәк булган класслы приз алдым.

Конкурсның иганәчесе “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе булды. Призлар җиңүчеләргә генә бирелмәде, барлык катнашучыларга да тапшырылды. Аларны 24 июньгә кадәр газета редакциясендә алырга була. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне “Камская новь” газетасы баш редакторы Денис Суханов, Лаеш районы ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау инспекторы Иван Фролов һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина тапшырды.

Киләчәктә дә безнең бәйгеләрдә катнашыгыз – фотоларыгызны җибәрегез, отыгыз һәм призлар алыгыз!

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Төп призны УГЗ хезмәткәре отты