Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган йөрәкләр йортына - йөз ел

Спортчыларның «Матч теләсә нинди һава торышында да булачак» дигән канатлы сүзләрен үзгәртеп, Лаеш балалар йортында истәлекле юбилейны бәйрәм итү – булачак дигән карарга килделәр.

30 октябрьгә планлаштырылган тантана кунаклар, дусларны һәм балалар йортын тәмамлаучыларны чакырып район мәдәният йортында узарга тиеш иде. Бәйрәмгә әзерлек эшләре моңа кадәр алдан ук башланды - репетицияләр булды, балалар һәм хезмәткәрләр истәлекле сувенирлар әзерләделәр, балалар шигырьләр өйрәнде. Әмма тормыш безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертте.

Эпидемиологик хәл аркасында йөз еллык юбилейны рәсми рәвештә бәйрәм итү соңрак вакытка күчерелде. Чараны үткәрмәскә түгел, ә аны тар гаилә даирәсендә үткәрергә карар иттеләр - бары балалар һәм балалар йорты хезмәткәрләре генә. Биредә төрле елларда тәрбияләнгән һәм эшләгән һәркемгә хөрмәт билгесе итеп.

Бер гасырлык тарихы булган туган йөрәкләр йорты коллективының искә алырлык һәм хәзерге тәрбияләнүчеләргә сөйләрлек нәрсәләре бар. Өч меңнән артык аннан чыккан бала, меңгә якын хезмәткәр - балаларга үз йөрәк җылысын бүләк иткән һәм хәзер бүләк итүче кешеләр. Бәйрәмдә балалар йорты тарихындагы төп чорларны билгеләп үттеләр, киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, аны торгызуга зур өлеш керткән директорларны һәм педагогларны аерым-аерым искә төшерделәр.

Балалар йортын 30 елга якын уңышлы җитәкләгән директор Рузалия Вәлиуллина үзенең сәламләү сүзендә ятим балалар язмышына битараф булмаган шефларга һәм иганәчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Рузалия Хәбибулла кызы Лаеш балалар йортының яшәвендә һәм йөз еллык юбилеен билгеләп үтүендә аерым роль уйнаган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәт белдерде.

Туган йортка карата мәхәббәт хисләре белән балалар һәм хезмәткәрләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар йортыннан чыккан Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары команда танк училищесы оркестры солисты Андрей Кадеевның телефоннан шалтыратуы һәркем өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, коллектив адресына җылы сүзләр әйтте.

Йөз еллык юбилей - балалар йорты хезмәткәрләре һәм балалары өчен генә түгел, Татарстан Республикасы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Без ышанабыз, безнең балалар йорты юбилейларны тагын бер кат кына билгеләп үтмәячәк һәм балалар хыялларын тормышка ашырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X