Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ул үлем белән очрашкан

Бу язмаларны редакциягә 48 ел Лаеш шәһәрендә яшәгән, ә 2015 елда Сокуры авылына күчкән Низамова Нәкыя Габдулла кызы алып килде.

«Кама ягы»н укучы үзенең әтисе – Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов турында сөйли.

Ул 1915 елның 7 гыйнварында Яңа Әмзә авылында (хәзерге Нурлат районы) туа. Габдулла хәзрәт истәлекләренә караганда, гаиләдә алты бала булган. Тугыз яшендә әтисез кала һәм өлкән абый хокукында гаилә башлыгы булырга мәҗбүр була. Ул сабанчы булып эшли башлый, аннары колхозга керә. 1937 елның октябреннән бригадир булып эшли. 1939 елның 18 маенда Саимә Нургатовна Вафинага өйләнә.

1940 елның 26 июнендә армиягә алына. Саратов янындагы хәрби лагерьда сапер батальонында хезмәт итә. Төньяк Кавказ хәрби округының Алаверди лагерында бер ай укыганнан соң (Әрмәнстан ССР) 107 аерым элемтә батальонының өч ротасы дүрт взводка бүленә. Өч айдан соң сержант званиесендә Габдулла Әгъләмов Иран чигенә, Нахичевань шәһәренә җибәрелә.

Сугыш башлана. 1941 елның 25 августына кызыл армиячеләр Хой һәм Тәбриз шәһәрләрен алалар. 1941 елның 9 ноябрендә сержант Әгъләмов Гаграга кайта, анда 10 көн була. Аннары телефон кабеле сузу очен Кавказ тауларына күтәрелергә приказ килә.  

Ә тиздән Краснодар өчен бәрелешләр башлана. Дүрт көн сугышлардан соң, безнең гаскәрләр шәһәрне алалар һәм авыллар, районнар һәм Абинская, Кырым, Советская станицаларын немецлардан чистарталар. 1943 елның 10 май иртәсендә каты сугыш вакытында Габдулла Әгъләмов ефрейтор Набуков белән окопта җиргә яртылаш күмелеп кала. Яралыны табалар һәм казып алалар, ә аның сугышчан иптәше һәлак була.

Новороссийскка кадәр 10 километр, ә аяклары яралы. Кече сержант Котов яралыны җилкәсенә күтәреп, ут астында таудан алып төшә. 11 май көнне Габдулла Әгъләметдин улына операция ясыйлар һәм Краснодарга күчерәләр. Соңрак аны Тбилисига җибәрәләр.

Хәле бик авыр була. Аны үлгән дип уйлыйлар һәм һәлак булганнар янына салалар. Габдулла Әгъләмов анда ничә көн ятканын хәтерләми. Бәхеткә каршы, шәфкать туташы аның күзләре ачылганын күреп ала. Яралыны эчкә кертәләр, табиб чакырып дәвалый башлыйлар. 1943 елның декабрендә солдат туган авылына кайта.

Ул берничә ай култык таягы белән йөри. «Гражданка»да ул колхоз идарәсендә бухгалтер, атчылык фермасы мөдире булып эшли, 18 ел шушы хуҗалык белән җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышы инвалиды Ватан сугышы ордены, ике «Батырлык өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, Жуков медале һәм тагын 8 юбилей бүләге белән бүләкләнә. Хатыны Саимә Нургатовна Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен 4 юбилей медале белән бүләкләнә.

1991 елның декабрендә Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов имам-хатыйплыкка имтихан тапшыра һәм таныклык ала. Ул «Нур» җәмигъ мәчетенең беренче имам-хатыйбы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы ветераннар лаешта реклама