Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урманда корыган агачны кисәргә ярыймы?

“Кама ягы”ның 22 март санында басылган “Барысы ауган агачлар, коры-сары җыю турында”гы материалны укыгач газета укучыбыз Владимир Ж. редакциягә: тамырында корыган агач ауган агачка керәме, юкмы, дип сорау бирде.

Лаеш урманчылыгы җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев җавап бирә:

-Корыган агач – ауган агачка керми. РФ Хөкүмәтенең 2018 ел 29.12 №1730 карарында тамырдан корыган агачны законсыз кискән өчен зыянны каплату күздә тотыла. Давыл яки көчле җил сындырган агачларны җыю да урлауга керә, алар корыган агачка да, ауган агачка да керми. Моннан тыш гражданнар ауган агачларның урманда орлыктан үзе үсеп чыккан агачлар арасында булуын да белмиләр. Әгәр сез мондый яшь агачларга коры-сары җыйганда зыян салсагыз, моның өчен штраф салына өстәвенә зыян түләтелә (РФ КоАПның законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу турында 8.28 маддәсе). Зыян югарыда әйтеп үтелгән №1730 карарына ярашлы төстә билгеләнә. Сумма 5000 сумнан артканда җинаять эше кузгатыла.

Әгәр сез ауган агачлар, коры-сары әзерләргә булсагыз, мондый хәлләргә юлыкмас өчен 2-76-84 телефоны аша урман хуҗалыгы эшчәннәренә мөрәҗәгать итегез. Табигый ки, без җирдә яткан агачларны алуга каршы түгел, ләкин аны ничек һәм кайда җыю кирәклеген үзебез күрсәтербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы