Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Усадыда яңа мәчет ачылды

Изге җомга көнендә Усадыда тантаналы төстә “Ихлас” мәчете ачылды.

Автор фотосы

Видеосюжетны “Видеоролики” рубрикасыннан карагыз.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәвгат хәзрәт Гатауллин һәм башка рәсми затлар, район имамнары һәм иганәчеләр катнашты. Котлау сүзе белән мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады.

-Мәчет – ул догалар, намаз уку урыны гына түгел, ә мөселманнарның йөрәкләре берләшү үзәге дә, - дип ышана Татарстан мөфтие. – Пәйгамбәребез Мөхәммәт үзе  дә кешеләр белән аралашкан. Бу мөселманнар өчен икенче өйләре. Кеше туа – аны мәчеткә алып киләләр, өйләнергә тели – мәчеткә килә, вафат булгач – аны мәчеткә алып киләләр. Спорт мәйданында балалар уйнау белән бергә азан тыңларлар, алар безнең диннән курыкмаслар.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында Усадыда яңа мәчет ачылу бар район өчен зур вакыйга дип билгеләп үтте.

-Бик тә яхшы формат саклана, мәчет янәшәсендә балалар һәм спорт мәйданчыгы җиһазлана, хәзрәт өчен йорт салына. Балалар дингә спорт аша килгәндә аеруча яхшы. Мәчетнең иминлек, изгелек, толерантлык территориясе булуын белсеннәр, -  дип тәмамлады үз чыгышын район башлыгы.

Аннан соң Михаил Павлович төзелештә катнашучыларның барысына рәхмәт белдерде һәм мәчеткә шамаил бүләк итте.  Аннан район башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар мәчетне карадылар. Ә дин тотучылар җомга намазы укый башладылар.

Белешмә өчен:
Дүрт катлы бина 250 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы 606 кв.м. Манара биеклеге – 40 метр. Хәзер Лаеш районында 24 мәчет эшли.

Усадыдагы беренче һәм бердәнбер мәчет иганәчеләр һәм мәхәллә халкы акчаларына төзелде. Аны 2016 елның октябрендә төзи башладылар. Матур, мәһабәт бина авылның бизәге булып тора. Аның аскы каты көрәш секциясе өчен җиһазланган, аңа балалар теләп йөриләр. Мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы һәм мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен кыр бар. Машиналар кую өчен дә урын зур.

Мәхәллә халкы сөйли:

Айгөл Биктимерова, ТР диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе.

-Бу мөһим социаль проект. Мәчет бик матур урында. Монда бик уңайлы эшләнгән: хатын-кызлар өчен керү урыны аерым, азык әзерләү өчен бина аерым, балалар мәйданчыгы.

Айгөл Гыйззәтова, Усады.

-Авылыбызга мәчет күптәннән кирәк иде. Аллага шөкер, аны төзеп бетерделәр. Шундый мәчет төзүдә катнашкан актив кешеләргә рәхмәтлебез. Монда ешрак килергә тырышачакбыз, балаларны алып киләчәкбез, үзебез әңгәмәләргә йөриячәкбез. Безнең балалар футбол уйнарга яраталар, монда футбол кыры булуга алар бик сөенделәр. Безнең барыбыз төзелештә катнашырга тырыштык. Кемдер акчалата, кемдер башкача булышты. Без җыештыру эшләрендә катнаштык. Бүген минем барлык туганнарым, дусларым монда, чөнки бу безнең өчен аеруча мөһим вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы Мәчет