Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Валентина Дуреева: камалышта яшәүче истәлекләре

Эш стажы зур булган педагог, ике онык һәм биш яшьлек оныкчык әбисе Түбән Камадан Лаеш районына өч ай элек күчеп килгән.

Ул 1934 елның 10 августында Ленинградта эшче гаиләсендә туган. Әти-әнисе – Бойков Александр Сергеевич һәм Евдокия Максимовна  Киров заводында эшлиләр.

Камалыштагы бала чагы турында Валентина Александровна сагынып та, борчылып та искә ала, чөнки зур гаиләдән икесе генә исән кала – ул һәм энесе.

-1941 елның 22 июненнән тыныч тормыш тукталды. Мин урамда кояш булу-булмавын белмим, чөнки безне урамга чыгармадылар. Ә 8 сентябрьдә Ленинград камалышта калды, ул миннән барысын алды. 1942 елның июлендә, әллә августында әни үлгәч мине балалар йортына алдылар, андагы барлык балаларны Ладога күле аша эвакуациялиләр һәм Костромага (Сусанин районы) озаталар. 1945 елда мин Ленинградка иске адрес буенча күршеләргә хат яздым, мин аларны яхшы белдем һәм берсе булса да туганнарыма хәбәр бирүләрен сорадым. Әбием белән бабам һәм туган апам барысы бер урында яшәделәр.

Ул вакытка эвакуациядә булган шушы ук йортта яшәгән исем анам Екатерина Михайловна кайткан була, минем хатны аңа тапшыралар. Ул миңа җавап бирде һәм мине кире Ленинградка алып кайтты. 1951 елга кадәр мин җидееллык мәктәптә укыдым, аннан Ленинградтагы өченче педучилищега укырга кердем, ул Сталин инициативасы буенча ятим балалар өчен оештырыла. Исем анам мине шәһәрдә калдырасы килсә дә минем китәсем килде һәм 1955 елда мине Хабаровский краена эшкә җибәрделәр, ул чакта бу край Камчаткага буйсына иде. Бар Советлар Союзы аша үтеп сигез көн бардык. Тукталышлар  вакыты шактый озын булды һәм мин Байкал һәм себер урманнары матурлыгын яхшылап карый һәм истә калдыра алдым. Безне килеп җитүгә, дүрт кызны, Усть-Камчатскига, ә аннан мине Крутоберегово авылын җибәрделәр.

Бер комплектлы мәктәпнең нинди булуын урында белергә туры килде. Дүрт сыйныфтагы 16 бала өчен мин тәрбияче дә, укытучы да,  директор да булдым. Мәктәп штатында бер җыештыручы гына бар. Төрле яшьтәге балаларны бер сменада укытуны оештыру кыен булды билгеле, тормыш үзе өйрәтә диләрме, әле... Гаиләм булмагач бушка ике смена эшләдем. Укучылар белән дәресләр әзерләдек, укыдык һәм уйнадык.

Ике елдан – 1957дә кияүгә чыктым. Виктор Григорьевич Дуреев белән Хабаровскига барганда таныштым, аннан шактый вакыт хат алыштык. Туйдан соң ирем мине Петропавловск-Камчатскийга алып китте, беренче балабыз анда туды. Виктор диңгездә коткару судносында эшләде: без сейсмик яктан куркыныч зонада, хәрәкәтләнгән һәм әлегә хәрәкәтләнмәгән вулканнардан ерак булмаган урында яшәдек. Өч елдан сигез баллы шторм белән җир тетрәгәч, аяк астыннан җир китүне сизгәч без кайната янына Пятигорскийга күчендек.  Анда бераз кунак булгач, ирем Норильскийга эшкә язылды, без анда 10 ел яшәдек. Виктор Григорьевич шахтада эшләде, ә мин балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым, улларым Игорь белән Олегны да шунда бирдем. Шахта ябылгач безнең гаилә Татарстанда яңа төзелә башлаган шәһәргә – Түбән Камага күченергә булды. 1971 елда ирем анда химкомбинатка урнашты, аннан балалар белән мин килдем. Белгеч буларак аңа ел дәвамында квартир бирергә тиешләр иде, әмма ул көтеп җиткерә алмады – 1972 елда Мәскәүдә командировкада вакытта үлде. Ә тугыз елдан олы улым һәлак булды.

Без 20 ел Түбән Камада яшәдек. Мин балалар бакчасында эшләдем, бераз пианинода уйный идем. Учреждение музыкантсыз калгач, мөдир миңа аны алыштырырга тәкъдим итте. Мин аңа беренче бәйрәмне үткәргәндә үк хурлыкка калырбыз дидем, ә ул яңадан тәрбияче урынына кайтырга беркайчан да соң түгел, дип җавап бирде. Әмма барысы уңышлы булды, 17 ел балалар белән музыка җитәкчесе булып эшләдем, күп шөгыльләндем һәм төрле чараларга ныклап әзерләндем.

59 яшемдә пенсиягә чыктым. Әмма өйдә утырмадым, чөнки мине мәктәпләргә күп чакырдылар. Мин үсеп килүче буынга Бөек Ватан сугышы вакытында камалышта калган Ленинград турында, анда яшәгән бала күргәннәрне күп сөйли алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Валентина Дуреева: камалышта яшәүче истәлекләре