Вәсимә Хәкимова: “Әбиләребез сандыкларында бетмәс байлыклар ята”
Беренче тапкыр мин “Алчәчәк” фольклор ансамбле җитәкчесе Вәсимә Хәкимованы татар теле белемен һәм грамоталылыгын тикшерү максатыннан үткәрелгән “Татарча диктант” чарасында күрдем.
Вәсимә Таҗиевна һәм аның өч юлдашы башкалардан аерылып тордылар. Алар матур татар киемнәреннән килгәннәр, шуның белән үзләренең милләтләрен ерактан күрсәттеләр.
Күптән түгел миңа район мәдәният йортында ансамбльнең балалар төркеме чыгышын күрергә туры килде. Менә мин шунда аның белән якыннан таныштым. Вәсимә Таҗиевна – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ул Лаеш районында танылган фольклор ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе дә. Ул менә шул хакта бәян итте дә.
-Безнең коллективта балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Бүген балалар төркеменә төрле яшьтәге 13 бала йөри. Без алар белән халкыбыз гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, татар җырларын җырлыйбыз, милли уеннарны торгызабыз, биюнең матур элементларын кабатлыйбыз. Заманчалыкның төп проблемасы, - дип билгеләп китте Вәсимә Таҗиевна, - күп кенә татар гаиләләрендә балаларның туган телләрендә сөйләшмәүләре. Безнең бурыч – һәр гаиләгә татар телен кайтару, аның матурлыгын һәм байлыгын ачу, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту. Ансамбльдә өлкәннәр дә шөгыльләнәләр, коллективның иң актив әгъзасына 73 яшь. Барлык хатын-кызлар ачык йөзлеләр, мин аларга “кызлар” дип дәшәм. Пандемиягә кадәр авыллар буйлап йөрдек, авыл кешеләре өчен чыгыш ясадык...
Балалар өчен Вәсимә Хәкимова бик тә кызыклы “Әбием сандыгы” исемле музыкаль спектакль куйган, аның белән коллектив мәктәп балалары һәм шәһәр халкы алдында чыгыш ясаган. Аның аслы менә нәрсәдә, әбиләребез сандыкларын ачып карасак, анда бәя биреп булмаслык байлыклар табарбыз, алар: татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары,онытылган халык җырлары, биюләр, такмазалар, уйдырмалар.
Спектакль барышында Вәсимә Таҗиевна әбинең иске сандыгыннан элек татар хатынының образы тулы булмауны күрсәткән онытылган әйберләр ала. Шулай итеп без татар костюмы тарихы һәм тулаем халкыбыз көнкүреше турында белемнәребезне арттырабыз. Сандыктан шулай ук гашыйк булганнарның исемнәре чигелгән сөлгеләр алдылар. Боларның барысы шул кадәр күңелгә якын һәм тетрәндергеч... Бүген кышкы озын кичләрдә исемле сөлгеләр чигүче кызны табу кыендыр, мөгаен. Кызганыч. Гомумән, “Әбием сандыгы” – бик кызыклы тамаша. Хәтта мин, татарча белмәсәм дә, барысын аңладым. Бу яктан мин музыка һәм бию теле милләткә карамастан бар кешегә аңлашыла дигән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова белән тулысынча килешәм.
Саубуллашканда Вәсимә Таҗиевна үзенең хыялы турында әйтте: “Мин русларның да, чуашларның да һәм башка милләт вәкилләренең дә безнеке кебек ансамбльләре булуын телим. Һәр халыкның үз тамырлары турында белүен, туган телен камил белүен һәм бабалары гореф-гадәтләрен һәм йолаларын онытмавын телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев