Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа елны – яңа квартирларда

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды планлаштырылган алты йортның “Северный” микрорайонындагы өченче йортны куллануга тапшырды.

5нче йортта яшәүчеләр – социаль ипотека программасында катнашучылар, грант откан җиде табиб гаиләсе һәм ятим балалар. Йортта 60 квартир, аларга ике контурлы казаннар, янгын сүндерү системасы, су, газ һәм электр исәпләгечләр куелган. Микрорайон үзәгендә – зур заманча балалар мәйданчыгы. Янәшәдә генә Казанга йөрүче 103нче автобус тукталышы.

Йортны ачу тантанасында Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа торак хуҗаларын беренче булып Михаил Афанасьев котлады:

-Йорт уңайлы, компактлы микрорайонда урнашкан. Янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп, спорт объектлары. Габишево зурая, шуңа күрә яңа квартирларга сорау зур. Тагын ике йортны тапшырсак без “Северный”ны “ябабыз”. Яңа торак хуҗаларының урнашып бетүләрен һәм Яңа елны яңа квартирларда каршылауларын телим.

Рәсми котлаулардан соң тантаналы төстә ачкычлар тапшырдылар. Аннан соң мактаулы кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм дүртенче катка менделәр. 27нче квартирда аларны “Яратель” кошчылык фабрикасы хезмәткәре Владимир Автономов каршылады, ул квартирны ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча алган. Район исеменнән торак хуҗасына телевизор һәм микродулкынлы мич бүләк иттеләр. Ул үзенең яңа квартирын күрсәтте һәм барысын чәй эчәргә чакырды.

-Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, мин монда күчүемә чиксез шатмын, - ди Владимир. – Миңа эшкә йөрү җиңеләя, мине үстергән әбием янына бару да уңай – ул күрше авылда яши. Квартир бик ошады, барысы сыйфат белән эшләнгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Михаил Афанасьевка, квартир алуда ярдәм иткән “Яратель” фабрикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук мине тораклы итүдә зур эш башкарган районның опека бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтлемен.

Жанна Родионова, райбашкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы:

-Бу йортта 21 квартир республикабызның ятим балаларына бирелде, аларның барысы балигъ  яшьтә, урта белем алганнар һәм эшлиләр. Аларның дүртесе безнең районныкы. Хәзер иң мөһиме, алар коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә онытмасыннар: без үз вакытында түләүгә даими мониторинг ясыйбыз. Бу микрорайонда икенче елларын яшәүчеләр менә нәрсәләр сөйли:

Екатерина Железнова, пенсионерка:

-“Северный”да квартирны минем әнигә сугышчының тол хатыны буларак бирделәр. Йорт яхшы, уңайлы. Бүлмәләр җылы. Без бик канәгать. Калган йортларны төзеп бетерүләрен һәм файдалануга тапшыруларын, инфраструктура белән шөгыльләнүләрен көтәбез, менә шул чакта безнең микрорайон тулысынча әзер булачак.

Балалар мәйданчыгында бәләкәчләре белән йөрүче ике яшь ана, “Северный”ның уңай якларын билгеләп үттеләр:

-Монда һава саф, тыныч, табигате матур. Без квартираны ипотека буенча алдык. Районның тулысынча әзер булуын көтәбез: кыш көне юлларны кардан чистарту белән проблемалар булмас дип өметләнәбез.

Микрорайонда тагын бер 60 квартирлы йорт тапшыруга әзерләнә. Аны файдалануга тапшыру 2018 ел азагына планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево Лаеш районы